Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 19

Җаның бар

Оглавление

Җан азыгы, җанлы җансыз…

Гади ул, бер уйласаң.

Бу җирдәге урыныңны,

Артык биек куймасаң.


Барлыгыңны, юклыгыңны,

Җаның булу күрсәтә.

Җанга нидер җитми кала,

Ниләр генә күрсәк тә.


Җан белән тән бер бөтендәй,

Тәндә җанның «оясы».

Тәнне саклый белгән кебек,

Җанныда, бар тоясы.


Җылы сүзләр, җылы караш,

Ризык табу җаныңа.

Онытмаска юл табарга

Үз җаныңның «янына».


Рухи байлык-җан азыгы,

Табыйк, таба алганын.

Сине кеше итеп тота,

Тәннәреңдә җан барың.


Тәннәр өчен җаннар кирәк,

Җансыз тәннәр-мәетләр.

Яшәсәк мәетләр кебек,

Ходай безне гаепләр…


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх