Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 18

Ерактагы

Оглавление

Ерак инде чирәмнәре,

Ялан аяк йөгергән.

Шырпы «табып» яга алган,

Учаклары сүрелгән.


Мәктәп еллары еракта,

Таралдык сабакташлар.

Җирдә гомер дәвам итеп,

Кем кайда, яраклашкан.


Малайлар көтүе булып,

Җыелып үскән чаклар.

Кычыткан, әрем арасын,

Беренче үткән чаклар.


Еракта, иртән ягылган,

Мичләрнең җылылыгы.

Яңа пешкән ипи исе,

Корылган, чыбылдыгы.


Яшәү көче булгандыр да,

Шул чакта табылганы.

Якынаер кебек hаман.

Уйланып, сагынганы…


Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер

Подняться наверх