Читать книгу Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев - Страница 13
Гаепме
ОглавлениеАртык үкенүләр булмасынга,
Булу кирәк сабыр күңелле.
Язмышыңа син бит хуҗа түгел
Үлчәп сөйләү кирәк сүзеңне.
Кеше язмышына кагылганда,
Гөнахларны уза, алдашу…
Киләчәккә яралары булып,
Эзсез генә hичтә калмас ул.
Өметләрнең җимерелүләре,
Исраф булган сөю язлары.
Үкенепме яки җиңел уйлап,
Язмышларга диеп язганы.
Тирәнлеген күңел хәсрәтен,
Яра салган аңлый алырмы?
Бер гәепсез итеп үзен сизеп.
Җәзә алмый гына калырмы?