Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 1

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

Оглавление

Мин моңа кадәр татар дөньясын, халкыбызның күренекле шәхесләрен шактый яхшы беләм дип йөри идем. Шулай уйлау бик табигый дә, чөнки туа-тумыштан милләтебез мохитендә кайнап яшим. Аннары язучы-шагыйрь буларак та бар әсәрләрем халкым язмышы белән бәйләнгән, депутат буларак та кылган гамәлләрем халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртудан гыйбарәт. Әмма кулыма шактый саллы кулъязма алып, танышып чыккач, үзем турында да, татар дөньясы турында да фикерләрем үзгәрә башлады.

Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» исеме астында тупланган әлеге журналист юлъязмаларын һәм күренекле шәхесләребез хакындагы тәфсилле очеркларын, дустанә рухтагы әңгәмәләрен укыганда, мин төрле хисләр кичердем. Беренчедән, татар дөньясының гаҗәеп тә зур һәм бай, мәшһүр шәхесләребезнең бихисап булуын күреп-аңлап, милләтебезгә карата күңелдә йөргән ихтирам һәм горурлык хисләрем бермә-бер артса, икенчедән, моңа кадәр боларның шактые хакында мәгълүматларым булмавы өчен кыенсынып, хәтта оялып та куйдым.

Студент чакта бер профессор безгә: «Күбрәк яшәгән, күбрәк укыган саен, кеше үзенең бик аз белүен аңлый барырга тиеш», – дип әйткән иде. Бүген мин бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Кулъязманы укыган саен, минем өчен татар дөньясы күзгә күренеп зурая, киңәя барды. Кыскасы, китап авторы мине кулымнан җитәкләп, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән «татар утраулары» буйлап сәяхәткә алып чыгып китте. Бу сәяхәтнамә-китап белән таныша барган саен, мин татар дөньясын өр-яңадан ачкан кебек булдым.

Радиодагы мәгънәле әңгәмәләре, газета-журналлардагы кызыклы язмалары аша Гөлназ Шәйхи безгә моңа кадәр дә яхшы таныш иде. Без аны үзара «Бөтендөнья татар конгрессының елдырым елъязмачысы» дип атый һәм үз эшенә фидакярләрчә бирелгән журналист буларак ихтирам итә идек. Ә бу китап исә аның гади каләм иясе генә түгел, ә милләтпәрвәр рухлы шәхес, өлгергән сәясәтче, оста әңгәмәче икәнлеген дә күрсәтте.

Аннары Гөлназга һәр иҗатчы өчен иң кирәкле сыйфат – ихласлык хас. Ул кешеләрдән һәм без яшәгән дөньядан яманлык эзләми, ул кешеләргә һәм дөньяга мәхәббәтле күзләре белән карый. Дөрес, Г. Шәйхи тормыштагы аянычлы хәлләргә дә битараф түгел, ул аларны да читләп узмый. Әмма, барыбер, аның язмаларында һәр татар төбәген үз туган авылы, туган йорты кебек якын күрү, милләттәшләребез ирешкән һәр уңышка сөенә белү хисе өстенлек итә.

Әйе, дөньяда татар яшәмәгән илләр, төбәкләр сирәктер. Әмма без – бер халык, уртак иман, уртак хыял, уртак максат тирәсенә берләшкән олуг милләт. Ә бердәм милләт булып яшәү өчен, без бер-беребез белән аралашырга, дуслашырга, туганлашырга, бер-беребездән даими хәбәрдар булып торырга тиеш. Дөрес, бөтен дөньяга сибелгән һәр татар белән һәрчак күрешеп-аралашып тору мөмкин дә түгел. Әмма моның өчен бүген махсус мәгълүмат чаралары: газета-журналлар, радио-телевидение, Интернет һәм башка мөмкинлекләр бар. Ә милләттәшләрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, рухи халәтләрен яхшырак белим дисәң, һичшиксез, алар турындагы җанлы әңгәмәләрне, тәфсилле сәяхәтнамәләрне, йөрәк җылысын кушып, чын күңелдән яратып иҗат ителгән китапларны уку лязем.

Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» китабын укыгач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз.

РАЗИЛ ВӘЛИЕВ,

Татарстан Республикасының халык шагыйре

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх