Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 2

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
ШЫГЫРДАН

Оглавление

Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында менә дүртенче тапкыр «Шыгырдан укулары» үткәрелде. Узган ел да мин әлеге чарада катнашкан идем. Быел да, чакыру алгач, бик теләп юлга кузгалдым. Казан белән Шыгырдан арасы әллә ни ерак түгел – 160 чакрым.

Көзге матур көн, юллар әйбәт, табигатьнең матурлыгына хозурланып барып, Чувашиягә килеп җиткәнне сизми дә калганмын.

Мин – Шыгырданда. Ул Татарстандагы авыллардан аерылып тора. Дөресрәге, бездә андый авыл, гомумән, юк. «Нинди генә булса да, авыл авылдыр инде», – дияр, бәлки, кайберәүләр. Юк шул, җәмәгать, бүгенге көндә ул – Россиядә 1700 хуҗалыгы, 7000 халкы, 5 мәчете, республика күләмендә эшләп килүче «Гөлстан» мәдрәсәсе, 2 мәктәбе, 20 дән артык кибете, 2 китапханәсе, Мәдәният йорты, балалар бакчасы булган, милли йола, гореф-гадәтләребезне саклаучы төзек, бай татар авылы. Мондагы мәһабәт йортларны күреп таң каласың. Авыл урамнарында асфальт юл. Йорт тирәсендә әле көзге кырауларга бирешмичә чәчәк атып утырган гөлләргә дә игътибар иттем. Шыгырданга беренче аяк баскан кеше дә бу җирдә уңган, оста, булдыклы халык яшәгәнгә инана.

Китапханә, балалар бакчасында төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Балалар бакчасында 100 гә якын сабый тәрбияләнә. Өлкәннәр китапханәсенең 1000 укучысы бар. Иң күп укыла торган китаплар Нәбирә Гыйматдинованыкы икән.

2003 елдан бирле авыл белән Рәшит Купканов җитәкчелек итә. «Бездә Аксакаллар советы эшли. Һәр эшкә алар белән киңәшләшеп, өлкәннәрнең фатихасын алып тотынабыз. Шуңа күрәдер бар эшебез дә алга бара», – ди рәис. Авылның иң өлкән кешесе – туксан биш яшьлек Нуретдин абый Хәсәнов.

Сезнең авыл эчендә такси йөргәнен күргәнегез, ишеткәнегез бармы? Шыгырданда такси йөри. Ураза вакытында ифтар ашына баручы әбиләр, бабайлар телефоннан дәшеп кенә такси чакырталар икән. Һәрберсенең кулында кәрәзле телефон. Авылның SAO. SHYGYR.ru дигән үз сайты эшли. Теләгән һәркем анда кереп, үзеннән хәбәр калдыра ала. «Владивостоктагы авылдашлар да сайт аша безнең белән хәбәрләшә. Үзләренең яңалыкларын җиткереп бара», – ди Рәшит әфәнде.

Алда әйткәнемчә, минем Шыгырдан авылына килүемнең максаты «Шыгырдан укулары»нда катнашу иде. Әлеге чара башланырга вакыт булудан файдаланып, кызыксынып, авыл халкы белән аралашып калырга тырыштым.

Тамир абый Салихов мәктәптә математика, физика укыткан. «Татарча укыттым, ирексездән русча сөйләргә туры килгән чаклар булды», – дип искә ала балаларга белем биргән чакларын Тамир абый. Менә ун ел буе, инде пенсиягә чыккач, башаягы белән авылларының тарихын өйрәнүгә чумган. Моның өчен ул Мәскәү, Казан, Сембер, Чабаксар архивларында да күп булган. Аның сүзләренә караганда, Шыгырданга XVI гасырның ахырында Шаһигардан морза нигез сала. Вакытлар үтү белән, Шаһигардан исеме үзгәреп, Шыгырдан дигән сүз килеп чыга, авыл бүгенге көндә шул исемне йөртә.

Биредә яшәүче халык гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә. XVIII гасыр ахырында анда I, II гильдия сәүдәгәрләре була. Алар чит төбәкләр белән дә сәүдә иткәннәр. Бүген дә авыл элеккеге гадәтләрдән читләшми. Ата-бабаларының эшен дәвам итәләр, кече эшмәкәрлек алга киткән. Халык «Дуслык» авыл хуҗалыгы кооперативына берләшкән. Шулай ук Шыгырданда 21 фермер хуҗалыгы да бар. Фермерларның берсе Фәрит Чабатовның 300 гектар җире, 5 эшчесе бар. Ул Чувашиядәге «Татар көрәше» федерациясен җитәкли. 40 ка якын булачак батыр-малайлар «Ак Барс» спорт комплексында милли көрәшебезнең серләрен үзләштерә икән. Шулай ук ирекле көрәш белән дә шөгыльләнәләр. Күптән түгел Ивановода узган халыкара фестивальдә Фәритнең 7 шәкерте катнашкан. Көрәшчеләрнең икесе – III, берсе II урынны яулый, дүртесе чемпион була. «Егетләрне Олимпия чемпионнары бүләкләде. Бу алар өчен киләчәккә бер стимул да булды», – ди остаз. Риназ Саттаров, Илназ Чабатов, Илнар Таранов, Илнар Шәмсетдиновлар өметле көрәшчеләр икән.

Мин, авыл буйлап барганда, «Булат» исеме язылган такта эленгән берничә бинага игътибар иттем. Алар арасында кунакханә, ашханә, ресторан, кибет тә бар. Аларның хуҗасы төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы тармакларын берләштергән «Булат» оешмасының генераль директоры, район Җыелышы депутаты, эшкуар Ринат Абделвәлиев икән. Ринат – шушы авыл егете. Кайчандыр кооператив институтын тәмамлап, икътисадчы дипломы алган. Өч бала атасы. Кызы Эльвирага унсигез яшь, уллары Булат 11 нче сыйныфта, Ильяс 5 нче сыйныфта укый. Хатыны Флёра – Ринатның ышанычлы юлдашы. Оешмага исем олы малай хөрмәтенә бирелгән икән. «Балалар татарча беләме соң?» – дип сорыйм хуҗадан. «Русча беләләрме дип сорасагыз, әйбәтрәк булыр», – диде ул, шаяртып.

Авыл элек-электән мәгърифәтле була. Шыгырданнан ил күләмендә танылу алган фән докторлары, профессорлар, академиклар, фән кандидатлары чыккан. Шуларның берсе Әнвәр Зиатдин улы Фәизов авылдашлары белән очрашуга кайткан иде.

Әнвәр абыйга тиздән сиксән яшь тула. Ул бүген дә галимнәр сафында. 1946 елда яшь егет Әнвәр Казанга килә, педагогика институтының педагогика һәм психология факультетына укырга керә. 1950 елда туган авылына кайтып, мәктәптә балаларга белем бирә башлый. Ике елдан ул Чабаксарга күчә. «Менә шуннан бирле мин анда», – ди Әнвәр Зиатдин улы. Казанда кандидатлык, Мәскәүдә докторлык диссертацияләрен яклый. Хәзер инде ул – философия фәннәре докторы, профессор, Чуваш дәүләт университетының философия һәм методология фәннәре кафедрасы мөдире, Философия буенча докторлык диссертациясе яклау советы рәисе дә. Аның эшен кызы дәвам итә. Галия Әнвәровна философия фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы академиясендә кафедра мөдире икән.

Шыгырдан гомер-гомергә динле авыл була. XIX гасыр ахырында анда 3 мәчет булса, бүген 5 мәчет халыкка хезмәт итә. Бишенче мәчет төзелешен Зәки Хәсәнов башлап йөри. Бу эштә аңа, авылдашлары белән беррәттән, Краснодардан «Сахар Кубани-М» оешмасының генераль директоры Әлиулла Хәлиулла улы Сәнҗапов ярдәм итә. Аның әнисе, Рокыя ханым, чыгышы белән Шыгырданнан. Әлиулла Сәнҗапов Краснодарда үзе мәчет төзетү хыялы белән яшәгән була. Зәки абый аны эзләп тапкач, аралашкач, Әлиулла әфәндегә дә күңелдә йөрткән хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек туа, ул биш ел эчендә якташларына матди ярдәм күрсәтә.

«Шыгырдан укулары» кысасында, алтынчы мәчеткә, булачак Җәмигъ мәчете нигезенә дә таш салынды. Ул моннан 1100 ел элек җимерелгән Болгар мәчете планы белән, бераз кечерәйтеп төзеләчәк икән. Әлеге тантанада Чувашия, Самара, Мари Эл, Ульяновск мөфтиләре, имамнар һәм бик күп кунаклар катнашты. Төзелеш эшләрен 2008 елдан башлап җибәрергә хыялланалар.

Чувашиянең мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та нәкъ менә шушы авылдан. Ул җиде яшендә намазга баса. Авыл имамы, мәчет картлары аңа дин гыйлеме өйрәтәләр. 1991 елның маенда, мәчет ачылу тантанасында, аңардан шигырь укыталар. Бу булачак мөфтинең беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясавы була. Ә 1994 елның май аенда унҗиде яшьлек Әлбир Кргановны Чувашия имамнары мөфти итеп сайлыйлар. Менә шуннан бирле ул әлеге җаваплы вазифаны башкара. Белемле, акыллы хәзрәт. Бик күп илләрнең дин әһелләре белән очрашкан, аралашкан кеше ул. 1999 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин, Гудермеска барганда, юкка гына Чувашия мөфтиен үзе белән алмагандыр. Халык ярата, хөрмәт итә үзен. Гаиләсендә дә ул – терәк, таяныч. Хатыны Урмай кызы Ләйсән белән ул һәм кыз үстерәләр. Гомәргә биш яшь, Хәдичәгә сигез ай. «Гомәр, үскәч кем буласың?» – дим. Малай, ике дә уйламыйча: «Әти кебек мөфти булам», – дип җавап бирде. Димәк, дәвамчы үсә.

Шыгырданга килгән саен, андагы үзгәрешләргә сөенеп кайтам. Авыл үсә, яшәрә, матурая. Яңа йортлар калка. Татар авылы бетә, яшьләр авылдан китә дип, чаң кагучыларга мин: «Шыгырданга барыгыз, алардан үрнәк алыгыз», – дип әйтер идем. Монда үрнәк алырлык эшләр байтак.

«Кәеф ничек?», 2007, октябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх