Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 14

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
БӘХЕТ УЛ – ТУГАН НИГЕЗЕҢДӘ ЯШӘҮ

Оглавление

Телдән-телгә күчкән риваятьләр буенча, Денис авылының тарихы ерак дәверләргә барып тоташа. Авылга нигез салган кешеләр Чирмешән ягыннан күчкән болгарлар булган, дигән легенда да яши. Икенче легенда болайрак: 1742–1747 елларда рус дәүләте хәрби ныгытмалар төзегән. Шулвакыт бу якларга да 7000 солдат килеп урнашкан. «Динмөхәммәт бабай шулар белән бергә килгән булырга тиеш. Егерме биш ел патшага тугры хезмәт иткәне өчен, аңа 6000 гектар җир бүлеп бирелә, шунда ул авылыбызның беренче йортына нигез сала. Бабайлар, ул тегермәнче булган, дип сөйлиләр иде. Динмөхәммәт бабайның атлары, сыерлары гына түгел, хәтта чылбырга бәйләгән аюы да булган. Савыт-сабалары да алтын-көмештән булган, диләр. Ул ике тегермән тоткан. Тирә-күрше чуваш, мукшы авылларыннан да килеп, аның тегермәнендә ярма ярганнар. Башка милләт кешеләре өчен Динмөхәммәт исемен әйтү җиңел булмагандыр, мөгаен, шуңа күрә аңа Денис дип кенә дәшкәннәр. Шулай итеп, ул архив документларына да «Денис Николаев» булып кереп китә. Туган авылыбызның русча аталып йөртүе күңелне гел тырнап тора, җанга ятып бетми инде», – ди Равил абый. Шунысы да билгеле: ХХ гасыр башында Денис авылында 1200 йорт булган, 6 мәчет эшләгән. Ихсан хәзрәт мәдрәсә дә тоткан. Патша армиясендә хезмәт иткәндә, офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән Зиннур Камалетдинов дигән бер авылдашлары туган авылында балаларга рус теле һәм математика укыткан.

1930 елны авылда «Марс» исемле беренче күмәк хуҗалык төзелә. «Авылыбыз халкы уңган, тырыш безнең. Сугышка кадәр үк, әле район үзәгенең үзендә дә булмаган чакта ук, Дениста электр станциясе төзиләр, авыл өйләрендә «Ильич утлары» балкый. 30 нчы еллардагы шәхес культы гына авыл халкына зур фаҗигаләр китерә», – ди авыл тарихчысы.

Денис авылы турында күп еллар дәвамында җыелган мәгълүматлар мәктәп музеенда саклана. Биредә һәр экспонатны күз карасыдай кадерлиләр. Башкача ярамый да, бу кыйммәтле хәзинәне түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткезәсе бар бит – үткәнен белмәгәннең киләчәге булмаячак.

Денис урта мәктәбендә бүгенге көндә 87 бала укый, аларга 17 укытучы белем серләрен төшендерә. Ана теле дәресләре атнага ике тапкыр керә. Бу бик аз, әлбәттә. Белем бирү, ни кызганыч, рус телендә булса да, шунысы сөендерә: тәрбия эшләре, читтәге татар авылларындагы кебек үк, Дениста да татар телендә алып барыла. Укучылар да бер-берсе белән туган телдә генә аралашалар.

Мәктәп үзенең элеккеге укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Денис данын еракларга җиткезгән ул укучыларның сурәтләре мәктәп диварларын бизәп тора. Алар арасында Рәшит Нурмөхәммәтов рәсеме дә бар. Рәшит – Тольятти шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе. 1987 елны аның чаңгы узышы буенча студентлар арасында СССР чемпионы булуын авылдашлары әле дә горурланып сөйлиләр. (Сүз уңаеннан, Дениста әбидән бәбигә кадәр – барысы да чаңгыда. Районда, өлкәдә узган чаңгы ярышларында җиңүчеләрне, чемпион булып калучыларны монда дистәләп, йөзәрләп кенә саныйлар.) Бүгенге көндә Рәшит эшкуарлык белән шөгыльләнә. Хатыны Наилә дә – шушы авыл кызы. Наиләнең әти-әнисе – илле ел иңне иңгә куеп гомер итүче Минәхтәм ага һәм Минниәсма апа белән дә таныштык без. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да югары белем биргәннәр. Бүгенге көндә сигез оныклары бар. Минниәсма апаны «авылыбызның шагыйрәсе» диделәр. «Беренче шигыремне Америка гаскәрләре Кореяга бәреп кергәч язган идем, – ди ул. – Шигырьләремдә – җан җылым. Мин аларны үзем өчен, балаларым өчен, оныкларым өчен дип язам. Бу шигырьләрем аларга киләчәккә хатларым булсын».

Авылымның өсте гөлбакчадай,

Төрле төстә калай түбәләр.

Туган йортыгызны танырсызмы,

Бәхет эзләп чыгып киткәннәр?


Ә менә бу шигъри юлларның авторы – хезмәт ветераны Габделхәй абый Шәйхетдинов.

Авылым минем, туган җирем,

Ачкан китап кебек ике ярың.

Манараңда балкый ярымаең,

Күк йөзендә таң йолдызың, тулган аең.


Дениста туган авылларына, туган җирләренә мәдхия җырлаучы үзешчән шагыйрьләр күп. Алар белән очрашу, сөйләшү сәфәребезнең тагын бер күңелле мизгеле булды. Иҗатка, сәнгатькә гашыйклар җыелганнар да… шигырь сөючеләр оешмасы төзегәннәр. Оешманың исеме җисеменә туры килеп тора – «Илһам чишмәсе». Аны авылның китапханәчесе Фәния Бәдретдинова оештырып җибәргән. Бер ел дәвамында эшлиләр икән инде. «Оешмабызга кырыктан алып сиксән яшькәчә кешеләр йөри, арабызда авыл башлыгы Әлфәт Залаков үзе дә бар», – диделәр. Һәрберсенең иҗатында туган якка мәхәббәт якты эз булып сузылган. Әлеге ихлас шигырьләрне укыйсың да яшәүнең мәгънәсен аңлагандай буласың: «Туган нигезне саклау, аннан аерылмыйча гомер итү – бу дөньяда иң зур бәхет», – дип яза денислылар. Алар белән берсүзсез килешәсең.

Без балалар бакчасына, анда тәрбияләнүче нәниләр янына да сугылырга өлгердек. Кечкенә денислылар безгә «Илһам чишмәсе» оешмасына йөрүче авылдашлары иҗат иткән шигырьләрне матур итеп яттан сөйләделәр. Еллар узар, шушы нәниләр арасыннан да шигырь язучылар булыр. Һичшиксез, шулай булыр – алма агачыннан ерак төшми ул! Ә бәлки әле, зур бер шагыйрь дә үсеп чыгар һәм Денис авылының исемен бөтен татар дөньясына ишеттерер! Ни генә булса да, бу сабыйлар киләчәктә туган авылларын күтәрүче, аны яшәтүче, данлаучы кешеләр булып җитлегерләр. Күңел шуңа ышана, өметләнә.

Сәфәребез җомга көнгә туры килгән иде. Денис авылында халыкка 2 мәчет хезмәт күрсәтә. Авылның яше-карты җомга намазына җыелды. Күңелләрне рухландырып, сафландырып, төзек, матур йортлар өстендә азан тавышы яңгырады…

Бу авылда дин кануннарын да үтиләр, мәдәниятне дә читкә тибәрмиләр. Мондагы халык фикеренчә, алар аерылгысыз, икесе дә адәм баласының җанын, рухын тәрбияли, дәвалый.

Юлыбыз – гөрләп эшләүче Мәдәният йортына. Денистагы «Чулпан» фольклор ансамбле һәм яшьләрнең «Мизгел» бию төркеме безгә күптән таныш. Икесе дә «халык ансамбле» исемен йөртәләр. Алар, авыл, район күләмендә генә түгел, башка төбәкләрдә чыгыш ясап та, тамашачыларны күп тапкырлар сөендерделәр инде. Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында узган фестивальдә без моның хаклыгын үз күзләребез белән күреп инандык. Денислылар, «Халкым минем» төбәкара иҗат фестивалендә катнашып, мәртәбәле урыннарны яуладылар.

Оста, һөнәрле кешеләр яши Денис авылында. Шундый бер кызыклы шәхес – кул эшләре белән шөгыльләнүче, тегүче Җәүдәт Фәтхетдинов белән якыннан таныштык. Ул иске ясалма мех туннарны сүтеп, бияләй, унты, башмак, итекләр тегә икән. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» ди халык. Бу Җәүдәт абыйга бик тә туры килә: булдыклы ир-егет, алдынгы тракторчы, балта остасы…

Дениста безне көн дәвамында Фәридә һәм Рәис Минхәировлар озатып йөрде. Матур парлар. Фәридә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген, Рәис Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. «Мин Фәридәгә дүртенче класста укыганда ук күз салган идем инде», – дип искә алып елмая Рәис. Ике яшь йөрәк 1987 елда кавыша. Унбер ат җигеп килен төшерә Минхәировлар! Ул вакыттан бирле шактый гомер узган. Мәхәббәт җимешләре – ике кызлары үсеп буй җиткән. Олысы Раушания Самарада берьюлы ике институтта белем ала, Нурияләре тугызынчы сыйныфта укый икән. Аларда ашаган бәлешнең тәме дә, исеме дә тел очында гына тора – үзләре уйлап чыгарган бу бәлешне Минхәировлар «Халкым минем» дип атаганнар.

…Инде юл кайтыр тарафка таба барылды. Ә аерыласы килми! Бу авылның хөрмәтле кешеләреннән дә, безнең өчен тансык булган табигатеннән дә. Тирә-юньдә инде барыбер яз хакимлек итә. Әнә юл кырыйларында карлар эреп, бозлар хасил булган, кар тәмам челтәрләнгән. Күңел инде язга каршы үзе йөгерә, сыерчыклы, умырзаялы, кояшлы язга. Боларны уйлагач, сулыш алуларга кадәр үк рәхәт булып китә… Бу гүзәллек белән без бары монда, авылда гына очраша алабыз, аны бары монда гына күрә алабыз!..

«Халкым минем», 2011, апрель

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх