Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 7

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
«КИЛӘЧӘК БҮГЕН ДӘ АНАЛАР КУЛЫНДА»

Оглавление

(Әңгәмәдәш – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров)

– Ринат Зиннурович! Халкыбызның үткәнендә, милли үсешебездә татар хатын-кызының тоткан урынына бәя биреп, сез ниләр әйтер идегез?

– Гомер бакый халкыбыз яшәешендә хатын-кызларыбыз, үзләренең гүзәл сыйфатлары белән, милләтнең горурлыгы гына түгел, терәге-таянычы да булган. Татар халкының милли азатлык өчен көрәш тарихын алыйк: халык хәтере ватан сагына баскан ир-егетләребез янәшәсендә меңнәрчә туташ һәм ханымнарыбыз язмышын сынландыра. Риваятьләрдә яшәүче Алтынчәч белән Каракүз, Бөек Биләр җирендә актык тамчы каннарына каршы көрәшеп, дошманга бирелергә теләмичә, соңгы сәгатьләрендә кошка әйләнгән кызлар образы… Казан ханлыгының соңгы мәликәсе – азатлык өчен көрәшүчеләрнең байрагына әверелгән, чынбарлыктан риваятьләргә күчкән мәшһүр Сөембикә… Каһарман ханым-туташлар аннан соң да бихисап булды. Горурлыкмы? Әлбәттә. Аянычмы? Һичшиксез.

Мәгърифәт өлкәсендә дә байтак безнең каһарман җаннарыбыз. Үз акчаларына кызлар өчен махсус уку йортлары ачкан Маһруй Галиева, Суфия Җантурина, Гайния Яушева, Фатиха Аитова – нәкъ менә шундый затлар. Әлбәттә, алар янәшәсендә һәрвакыт таяныч булырдай, ярдәм кулы сузарга әзер олпат ир-егетләребез торган. Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Максуди, Фатих Кәрими, Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубилар, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Риза Фәхретдин, Ибраһим Терегулов, Мозаффар Мөштәри һәм башкалар, һәм башкалар. Милләтебезнең шундый уллары ярдәмендә татар кызлары, ана телендә югары белем алырлык уку йорты булмауга карамастан, Петербург, Мәскәү, Казан университетларына керүгә ирешкәннәр. Сара Шакулова, Сафия Сыртланова, Зәйнәп Габдрахманова, Әминә Алиева кебек туташларыбыз Парижның Сорбонна университетына, Женева, Истанбул университетларына барып белем алганнар. Башка телдә укысалар да, үзебезнең татар халкына хезмәт иткән алар. Шуңа күрә үзләрен бүген милләт аналары дип зурлыйбыз да.

Менә соңгы елларны гына алыйк: милли хәрәкәт, дәүләт эшләре дисеңме, мәгърифәт-мәдәният дисеңме – һәркайсын фидакяр ханым-туташлардан башка күзаллау мөмкин түгел. Бүген мөгаллимәләр, табибәләр, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүчеләрнең 80–90 % ын хатын-кызлар тәшкил итә. Бу бит гүзәл затларыбызның искиткеч җәмгыяви көчкә ия булуын раслый.

Әйтеп үткәнемчә, татар тарихы битләрендә милләт өчен җан атып йөрүче ханым-туташларыбыз шактый. Ләкин кайсы гына гасырда яшәсәләр дә, алар татар хатын-кызларына хас сыйфатларны югалтмаган. Акыллы, тыйнак, белемле, уңган бу асыл затлар – халкыбызның йөз аклыгы.

– Сезне якыннан белүчеләр холкыгыздагы күп сыйфатларыгызга соклану белдерәләр. Һәр кеше – тәрбия җимеше. Тәрбия дигәнбез икән, иң элек безгә гомер бүләк иткән әнкәйләрне искә алабыз. Һәркем өчен әнисе – тормыш өлгесе. Сезнең әниегез нинди кеше иде?

– Һәркайсыбызның күңел түрендә, мөгаен, үз әнисенең кабатланмас образы яшидер. Минем әнием, Харис кызы Кәримә, Чистай районының Дүртөйле авылыннан күрше Нарат-Елга авылына, ишле гаиләгә килен булып килә. Әтиебез Зиннур белән бергәләп алты бала тәрбияләп үстерделәр. Җиденчегә репрессияләнгән туганнарыбызның баласы, сигезенчегә әтинең бертуган сеңлесеннән калган ятим дә сыйды. Менә шул ишле гаиләнең үзәге әни иде. Бүген аның турында искә алу миңа рәхәтлек тә бирә, моңсу да булып китә. Әни исән чакта үзебезнең тарафтан күрсәтеп өлгерелмәгән кадер турында да уйлыйм. Ихтирам һәм хөрмәтне тоеп яшәде алар югыйсә. Тормыш тәҗрибәсе туплый барган саен, узган гомер юлының яңа төсмерләре ачыла бара, үзеңә кирәкле киңәш эзләп тә, әтиле-әниле чорларга кайтып әйләнәсең. Балачак – иң самими, гөнаһсыз вакыт. Ул чактагы кайбер мизгелләр минем дә күңел дәфтәренә онытылмаслык матур хатирә булып язылган.

Безнең якның халкы гомер бакый бакчасында бәрәңге үстергән. Кайберәүләр, бәлки, ышанмас та, бәрәңге бакчасын һәм әнине калебемә сеңдергән беренче хатирәм үтә сабый чагыма карый минем. Көзге көн. Әнием мине, бәләкәй баланы, юрганга төреп алып чыккан да, бәрәңге сабаклары өстенә, кояшка каратып утыртып, бәрәңге казый. Көн якты, күзем кояшка чагыла, әни якында гына – мин боларны әле дә яхшы хәтерлим. Бераз үсә төшеп, инде кул астына керә башлагач, аңа булдыра алганча ярдәм итү, ул әйткәнне тырышып эшләүләрем истә. Әниемнең яргаланып беткән кытыршы куллары рәхмәт әйтеп, башымнан сыйпагандагы сүзсез дә аңлашыла торган рәхәт мизгелләрне сагынам…

Безнең әни аш-суга бик оста иде. Тәмле ризык яисә мич ашы пешерсә, беренче табадан безгә авыз иттерә дә берәребездән тирә-күршедә яшәүче ялгыз әбиләргә күчтәнәч тараттыра. Аларга утын ярырга яисә башка эшләренә булышырга кирәк булса да, әни безне йөгертә иде. Туганнар, күршеләр, авылдашлар арасында бер-береңә ярдәм итүнең әһәмиятен балачактан ук белеп, күреп үскән балалар без.

Сигезенче классны тәмамлагач, тугызынчыга күрше авылга йөреп укыдым. Нарат-Елгадан берүзем идем. Һәр дүшәмбе таңнан торып, аркага котомка асып, җәен җәяүләп, кышын чаңгыда юлга чыгам. Әнинең авыл башына кадәр килеп, мин күздән югалганчы басып карап торуы – күңелдә бик нык уелып калган сурәтләрнең берсе. Хәзер дә Мирсәет Сөнгатуллин башкаруындагы «Җәяүле буран» дигән җырны ишетүгә, күз алдымда шушы күренеш яңара.

Мин – авыл баласы. Ә авыл баласының чит мохиткә, шәһәр тормышына килеп керүе – психологик яктан бик авыр нәрсә. Әти-әни корган оядан чыгып китә алмый азапланган меңләгәннәрдән берәү мин дә. Укырга да кирәк, китәсе дә килми. Ул ояда бик җылы, уңайлы иде. Анда һәрвакыт татулык, дуслык, бер-береңә хөрмәт яшәде. Бер түбә астындагы унөч кешелек гаиләнең җылы мөнәсәбәтләрдә яшәвендә әниебезнең роле бәяләп бетергесез иде.

– Элек авыл баласы күп очракта әби кочагында, әби-бабай тәрбиясен алып үскән. Ә бүгенге яшьләр, гаилә корышка, аерым торырга тырышалар, башка чыгалар. Оныклар да әбиләрдән ерактарак үсә, аларның тәрбиясе җитми сыман тоела…

– Әлбәттә, заманы башка, бүгенге әбиләр заманга «яраклаштылар», күпләр тәрбия мәсьәләсен үзләреннән бөтенләй алып ташладылар дип саныйм мин. Оныклар тәрбияләүдә әбиләрнең читләшүе – замана китереп тудырган бер ситуация. Авылдагы әбиләрне дә, шәһәрдәгеләрне дә карчык дип булмый хәзер. Карчык дип әйттермиләр дә әле алар үзләренә! Пенсия яшендә булсалар да, күбесе эшли, дөнья куа. Ләкин бөтенесен заманга сылтап калдырсак, гаделлеккә хилафлык итү булыр иде.

Без Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, Россия киңлекләреннән татар хатын-кызларын җыеп, гамәли конференция уздырган идек. Җәмгыятьне борчыган проблемаларны, шул исәптән әлегесен дә алга куеп, ачыктан-ачык сөйләштек, чишелеш юлларын эзләдек без анда.

Әбиләр тәрбиясе ул – зур тормыш мәктәбе. Әти-әнигә хөрмәтне әби тәрбияли, балага бу дөньяда әти белән әнинең иң төп урынны алып торучы кешеләр икәнен дә ул аңлата. «Әтиегез кайтканчы», «әниегез кушканча булсын» дип әйтүләр әкренләп үзенекен эшли. Динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларны әбисенең гамәлләре, мөнәҗәт-җырлары, кушып сөйләгән мәкаль-әйтемнәре аша сеңдерә бала. Кешенең дөньяга карашы шул көндәлек тормыш аша формалаша. Бабайлары исән-сау булган балалар тагын да бәхетлерәк. Әби-бабайларның балалар тәрбияләүдәге роле элек зур дәрәҗәдә булган, һәм ул бүгенге көндә дә шулай булырга тиештер дип саныйм.

– Моннан ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында «Татар гаиләсе» фонды оештырылды. Фондның максатларын тагын бер кат аңлатып китсәгез иде.

– Милләтнең алтын баганасы булган татар гаиләсе бүген кризис кичерә. Ә гаиләне борын заманнан хатын-кызларыбызның асыл сыйфатлары тотып торган. «Оясында ни күрсә, очканында шул була» ди халкыбыз. Гаиләдән туган тел китә бара. Тел белән бергә милләтне милләт иткән күпме җәүһәрләр җуела. Гаиләгә татар гаиләсенә хас булмаган, безнең халык өчен әхлаксызлык саналган ят гадәтләр килә.

Татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә үзенең бөтенлеге һәм эзлеклелеге белән аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның хикәятләре аша үзләштерелә торган әкияти образлар һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да милли тәрбиянең какшамас нигезләре. Гаилә корганчы, татар кызлары болар турында күбрәк белсеннәр иде, дим. Киләчәк тормышларында менә шул гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны куллансыннар иде. Тагын бер мөһим нәрсә: физик яктан көчле, сәламәт милләт кенә киләчәккә ышаныч белән карый ала. Баланы бишектән игелекле гамәлләр белән мавыктырып, физик яктан чыныктырып үстерергә кирәк. Бу – яңа буынны заман чирләреннән сакларга, һичшиксез, ярдәм итәр иде. Кыскасы, безнең халыктагы борынгыдан килгән асыл сыйфатлар – ярыш рухы, көрәштән курыкмау, җиңүгә омтылыш яшәргә тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы унбиш елдан бирле милләт тормышы өчен шактый гына уңышлы эшләр башкарды. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кайтару, җәмгыятьтә гаиләнең ролен, дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылды «Татар гаиләсе» фонды. Гаилә программасы да кабул ителде. Фондның рәисе итеп Туфан ага Миңнуллинны сайладык. Россия Юстиция министрлыгында теркәлү уздык. Төбәкләрдә хәзер «Татар гаиләсе»нең дистәдән артык филиалы барлыкка килде.

Бүгенге көндә гаилә турында күп сөйләнә. Россия Президенты Владимир Путин да киләсе елны «Гаилә елы» дип игълан итү турында сүз чыгарды. Бу безнең дөрестән дә хак юлда икәнебезгә тагын бер кат инандыра. Аек гаилә тормышы булдыру, дингә йөз белән борылу, балаларга, оныкларга тел һәм милли йолаларны тапшыру – болар барысы да иң беренче чиратта гаиләдә генә гамәлгә аша. Әйткәнемчә, татар гаиләсе – милләтне тотып торган төп багана. Без менә шуны аңлап эш итәргә тиеш тә.

– Ринат Зиннурович, бездә бит катнаш гаиләләр дә шактый…

– Әйе, ассимиляция турыдан-туры катнаш никахларга барып тоташа. Татар башка милләт кешесенә өйләнсә дә, кияүгә чыкса да – нәтиҗә бер. Шагыйрь әйтмешли: «Татардан да, башкорттан да урыс туа – вәт бәла!» Еш кына яшьлек мәхәббәтенең күзләре сукыр, зиһене чуалган була, ләкин өйләнешеп күп тә үтми, күзләр ачыла башлый. Катнаш никахлар беренче нәүбәттә таркала. Олыгая барган саен, һәр милләт вәкиле үз диненә, үз мәдәниятенә, кыскасы, үз тамырларына тартыла – монысы да катнаш никахларны таркатучы бер факторга әверелә.

Белгәнегезчә, катнаш никахларның орлыгы катнаш балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ярала. Шуңа күрә милли тәрбиянең өзлексез дәвамы бакчаларда да, мәктәптә дә булырга тиеш. Рус мәктәпләрендә укыган татар балаларына бергә булу һәм аралашу аеруча зарур. Аралашу, бер-берең белән элемтәдә тору сибелеп яшәгән татар милләте өчен, гомумән, мөһим. Шөкер, бүген моның мөмкинлекләре дә артты. Яшьләребез Интернет челтәрен бик тиз үзләштерә. Татар сайтлары да байтак. Аларның күбесе яшьләрне таныштыру, кавыштыру белән дә шөгыльләнә. Кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Мәскәүдә, Саратовта, татар яшьләре клублары уңышлы гына эшләп килә…

Мәктәп, мәгариф – милли тәрбиянең икенче бер баганасы, татарның киләчәге өчен мәктәпләрдә милли рух яшәү зарур.

– Инде сезнең теләкләрне дә ишетик…

– Без, шактый катлаулы чорда яшәсәк тә, күңелебезне боектырмаска, авырлыклардан куркып калмаска тиеш. Татарның тормышы беркайчан да җиңел булмаган. Ачлык-ялангачлык елларында да әниләребезнең, татар хатын-кызларының күңел җылысы, эшлекле-назлы куллары киләчәкне саклап калды. Шуңадыр татар әле дә яши, оптимистик рухын югалтмый, өметен сүндерми. Киләчәк бүген дә аналар кулында. Алар дөрес тәрбия, аң-белем биргәндә генә, балаларыбыз халкыбызның ышанычлы дәвамчылары булачак. Ә безгә «Җәннәт – әнкәйләрнең аяк астында» дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк.

«Сөембикә», 2007, ноябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх