Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 5

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
КЫТАЙДА ЯШӘҮЧЕ ТАТАРЛАР

Оглавление

Кытай Халык Республикасы – 56 төрле милләтне үз эченә алган зур бер гаилә. Татарлар – аң-белемнәре, хәләл хезмәтләре белән бу илнең мәдәният, мәгариф, сәүдә-сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрендә күзгә күренерлек роль уйнаган халык. Кытайда милләттәшләребез, нигездә, Шенҗан-Уйгур автоном районында: Үрүмче шәһәрендә, Алтай, Чүгүчәк һәм Гучан өлкәләрендә, Гучан өязендәге Чишмә милли татар авылында урнашканнар. Татарларның җан исәбе 1953 елда 6929 кешегә җиткән була. 1954 елдан башлап, Кытай-совет килешүе нигезендә, зур бер төркем татарлар Советлар Союзына кайта башлыйлар. Соңгы җан исәбен алу мәгълүматлары буенча, Кытайда бүгенге көндә 4873 милләттәшебез яши.

* * *

Җәй айларында Татарстаннан читтә яшәүче татарлар янында еш булырга туры килде. Шулар арасында иң кызыклы сәяхәтләрнең берсе, мөгаен, Кытайга булгандыр.

Соңгы елларда бу илдә гомер итүче татарлар белән еш аралашабыз, милләттәшләребез турында азмы-күпме мәгълүматыбыз бар. Үзгәртеп кору еллары башланып, «тимер пәрдәләр» күтәрелеп, чикләр ачылгач, башка чит илләрдәге кан кардәшләребез кебек, Кытайдагылар да туган туфракка таба тартыла башладылар. Безнең милләтпәрвәрләребез дә анда булып, халкыбыз вәкилләре белән танышып кайттылар. Бүгенге көндә кырыкка якын татар егете һәм кызы Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Казан югары уку йортларында белем ала. Шул кызларның берсе – Гөлчәһрә – хәзер Казан килене. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Марс Тукаев белән яңа гына никах укытып, гаилә корып җибәрделәр.

Кытайдагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре белән якыннан танышу, милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашу өчен, Кытайның Үрүмче шәһәреннән 300 километр ераклыкта урнашкан Чишмә милли татар авылына юл алдык. Юлдашым – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов.

5000 чакрым араны без Мәскәүгә поездда, аннан Новосибирскига һәм Үрүмчегә самолётта барып, ниһаять, Кытайга килеп җиттек. Безне бер төркем татарлар белән Кытайның кояшлы иртәсе каршы алды. «Барыр юл ерак», – дип, авыл рәисенең ярдәмчесе Сәмигулланың машинасына утырдык та Чишмәгә юл тоттык. Ул кытайча, уйгурча, казахча, татарчаны бергә кушып сөйли. Бик тырышкан очракта, тылмачым Фердинанд аша Сәмигулланың телен аңларга була әле. Ул сөйләгәннәрдән мин менә ниләр аңладым: Дуваң дигән кытай авылы 1989 елның 20 июлендә Шенҗан-Уйгур автономияле районы хөкүмәте тарафыннан «Чишмә милли татар авылы» дип үзгәртелгән. Авылда кытай, татар, уйгур, казах, үзбәкләр – барлыгы 4050 кеше яши. Шуларның 650 се татар. Чишмәнең башлыгы – Дәлил Кан, секретаре – Хан Җүн. Халык башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Дөге, кукуруз, фасоль, кавын, карбыз үстерәләр. Фермерлар да бар. Авылның шифаханәсе, 5 мәчете, мәктәбе бар. Мәктәптә барлыгы 380 бала укый, шуларның 100 е татар укучысы икән.

Монда юллар бик яхшы. Машина зур тизлек белән барса да селкетми, тирбәлеп кенә барган күк. Кытайда мин трассада да, шәһәр эчендә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөргән транспорт йөртүчене күрмәдем. Әле тегеннән, әле моннан җиңел машина, автобус, җәяүле йә ишәккә атланган кеше килеп чыгарга мөмкин.

Тау-таш арасы. Комлык, корылык. Юл кырыенда куй, дөя көтүләре күренеп кала. Тәүлектән артык юлда бару үзен сиздерде, сөйләшеп бара торгач йоклап та кителгән. «Килеп җиттек» дип эндәшкәнгә уянып киттем. «Кая соң монда авыл, бу фермалар түгелме соң?» – дим аптырап. Баксаң, биредәге өйләр балчыктан салынган икән. Йорт итеп төзелгән мәктәп, авыл Советы һәм шифаханә бинасын гына күрдем. Халык бай яши дип әйтмәс идем. Кемдер «уфалла» арбасын ишәккә таккан, кемдер үзе тарта.

Чишмәгә килеп җиткәч, Сабантуйның Тянь-Шань тавы куышында узачагы билгеле булды. Ул авылдан тагын 60 чакрым ераклыкта икән.

Без машинада, борыла-сырыла, тауга күтәрелдек. Табигатьнең гүзәллеген язып та, сөйләп тә аңлатып бетерә торган түгел. Аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Биек-биек таулар, мәһабәт, мәгърур чыршылар сәламли, тау битен юып, чишмә челтери. Җәйләүләрдә юл буйлап тирмәләр куелган. Монда җәй айларында халык куй, дөя, сыер, елкы көтә икән. «Татарның җитмәгән җире юк, монда да яши икән бит ул» дип уйлап, милләтебезнең таркалып яшәвенә җаным сыкрап куйды.

Без, ниһаять, Киң Сай куышлыгында. Монда электр юк, шулай да генератор ярдәмендә ут куелган. Татарча музыка яңгырый. Көндез 38 градус жылы булса, кичкә суытты. «Бездә тауда көндез бик эссе, ә төнлә 4 градуска кадәр салкынайта», – диделәр. Безне Чишмә авылы җитәкчеләре, зурлап каршы алып, бер тирмәгә табынга дәштеләр. Иң беренче чәй чыгардылар. Чәй үзе яшел, үзе сөтле, үзе тозлы. Тозлы чәйне таудагылар эчә икән. Алар иртән китәләр, кич кайталар. Ә тозлы чәй тирләтми һәм ашыйсыны китерми, диделәр. Әлбәттә, мин ул чәйне эчә алмадым, кара чәй бирделәр. Аннан өстәлгә куй башы чыкты. Ул затлы кунакларга гына бирелә торган ризык икән. Аның колагын, борынын кисеп, аерым-аерым куялар. Табынга бер-бер артлы ит ризыклары чыга торды. Аларның барысы да бик борычлы итеп әзерләнгән. Монда бар ризыкны да махсус таякчыклар белән ашыйлар. Дөрес, безгә кашык та тәкъдим иттеләр, әмма миңа таякчыклар белән ашау кызыграк булды.

Бер табын артында затлы, зыялы татарларыбыз белән утырырга туры килде. Рәфыйк абый Аббас һәм аның җәмәгате Мәрфуга ханым әнә шундыйлар. Бик матур итеп татарча сөйләшәләр. Рәфыйк абый – Уйгур автономияле районының һәм Кытай мәмләкәтенең танылган, күренекле кешеләренең берсе. Ул – халык сәламәтлеген саклау эшләрен югары дәрәҗәгә күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Рәфыйк Аббас 1927 елда Үрүмче шәһәрендә туа, ата-бабалары Казан-Уфа якларыннан булган. Шенҗан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлап, 1951 елда табиб булып эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул төрле дәрәҗәдәге вазифалар башкара. Заманында Шенҗан Сәламәтлек саклау департаментында министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүгенге көндә Рәфыйк ага – Бөтенкытай Кызыл Хач җәмгыятенең VII чакырылышының президиум әгъзасы, Шенҗан-Уйгур автономияле районы халык хөкүмәтенең киңәшчесе. Җәмәгате Мәрфуга ханым – доцент. Шенҗан университетында кытай теле һәм әдәбияты, тел факультетларында укыткан, гыйльми бүлек мөдире булып эшләгән. Шенҗандагы татар мәдәниятен тикшерү җәмгыятенең рәис урынбасары булып торган. Берничә фәнни китап авторы. Кызлары Клара – профессор, Диләрә – танылган табибә. «Без дөньядагы хәлләр белән һәрдаим танышып торабыз. Безнең башлыгыбызның Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы безнең өчен горурлык булды. Минтимер Шәймиевне без бөтен татарлар Президенты дип тә атыйбыз, насыйп булса, Казанга барырга исәп», – ди Рәфыйк ага.

Тагын бер танылган татарыбыз – генерал Рәгънә апа Акмуллина белән дә танышырга мөмкинлек туды. Ул чип-чиста итеп ана телендә сөйләшә. Кытайда туып-үсеп тә, татар телен камил белүе мине шаккатырды. Рәгънә ханым үзе Колҗа шәһәрендә туган. Җиде ел татар мәктәбендә белем алган. Гарәп хәрефләре белән татар әлифбасын язган. Гомерен медицинага багышлап, менә кырык ел инде ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итә. Хәрбиләр шифаханәсенең директоры булган. Бик күп фәнни мәкаләләр авторы. Рәгънә ханым бик матур итеп җырлый да икән. Ул безгә Рәшит Ваһапов репертуарыннан Нигъмәт ариясен җырлап күрсәтте.

Зыялы шәхесләр күп иде ул көнне бәйрәмдә. Турсин Интип – доцент. Университетта укыта. Бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый. Такмаклар да башкарды. Ә халкыбызның «Каз канаты» җыры кытай татарларының гимны икән. Алар аны үзләренчә бераз үзгәртеп җырлыйлар.

Журналист кеше гел кызыксынучан бит инде ул. Минем табын янында бергә утырган милләттәшләрем белән күбрәк аралашасым килде. Янымдагы тагын бер кеше белән таныштым. Ул – Абдулла Аббас, алда искә алган Аббасларның туганнары икән. Әтисе Әхмәтзыя Хисаметдин хаҗи – Уфадан, әнисе Мәгърифә Казан ягыннан икән. 1910 елларда алар Үрүмчегә килеп урнашалар. Бу зыялы гаиләдән биш профессор чыккан. Абдулла әфәнде – биология фәннәре докторы, профессор. Үзе дә алты фән докторы әзерләгән. Аспирантлары күп. Ул – Кытай халык депутаты. «Мин татар ризыклары әзерләргә яратам. Әнием бик оста пешекче иде. Ул миңа ризык әзерләү серләрен дә төшендерде. Татар туйларына ризык әзерләргә дә чакыралар. Бар булган белемемне туплап, рәсемнәрен төшереп, уйгур телендә «Татар ашлары» дигән китап чыгардым. Берничә кат нәшер иттеләр. 100 мең тираж белән дөнья күрде. Бүген ул – иң күп сатылучы китапларның берсе», – ди Абдулла әфәнде.

Тамак ялгап алгач, бер-беребезгә хәерле төннәр теләп таралыштык. Якын-тирә авыл, шәһәрләрдән җыелган татарлар төне буе җырлап утырдылар. Ә иртәгә – Сабантуй.

Милли бәйрәмгә 1000 гә якын кеше килгән иде. Тауга җәяү күтәрелү җиңел түгел, шуңа күрә аты булганнар атка атланганнар. Мондагы бәйрәм бездәгедән аерылып тора. Кытайда коммунистлар партиясе хакимлек итә. Сабантуй кытай һәм уйгур телләрендә ел буе башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, доклад белән башланып китте. Аннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлавы яңгырады. «Татарстан Президентының котлавын ишеткәч, шатлыктан яшьләр тамды», – ди Абдулла әфәнде. Бәйрәм уйгур, кытай, казах җыр-биюләре белән бергә үрелеп барды. Әлбәттә, Сабантуйның бизәге Татарстаннан килгән артистлар – Фердинанд Сәләхов, Рөстәм Вәлиев һәм җырчы Фәрит Фәйзрахманов булды. Аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Сабантуйның икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте.

Көннең икенче яртысында без кабат Үрүмчегә кайтыр юлга кузгалдык.

Үрүмче шәһәренә татарлар 1881 елда килеп урнаша башлыйлар. 1900 елның башында аларның саны шактый арта. Татар балаларын ана телендә укыту өчен, мәктәп салдыру ихтыяҗы туа. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, мәчетнең мөхтәрәм кешеләре, бер өй табып, рәсми рәвештә 1912 елда татар мәктәбе ачалар. Дәресләр бирү өчен, Казаннан Зиннәтулла исемле кешене укытучылыкка чакыралар. 1915 елда кызларны укытырга мөгаллимә кирәк булгач, Үрүмче татарлары Зиннәтулла әфәндене Казанга җибәрәләр. Казанга кайткач, ул укытучы белеме булган татар кызы Мәрьямгә өйләнеп, аны Үрүмчегә алып кайта.

Бу вакыттан бирле инде шактый вакыт узган. Бүген Үрүмчедә татар мәктәбе дә, татар мәчетенең имамы да юк. Татар тыкрыгы дип аталган бер урам гына бар. Яшь буын инде ана телен дә белми дәрәҗәсендә. Үз вакытында татар телендә белем алганнар арасында кемнәр, нинди генә һөнәр ияләре юк. Мәсәлән, бик күп гыйльми дәрәҗәләргә ия булган профессор Әкбәр Вәли, татар оешмасы җитәкчесе, унбиш ел метерология институты директоры булып эшләгән Илчи Сәйрани, телләр белгече Илдан Исхаков, Милләтләр хезмәте министрлыгында эшләүче Мәлик Чанышев һ. б.

Үрүмчедә шәһәр белән танышырга да, кибетләрдә, базарда йөрергә дә туры килде. Андагы кытай товарлары безнең базардагы һәм кибетләрдәгедән бер дә аерылмый. Бары тик бәясе генә югарырак. Шәһәр пычрак, халык күп. Ә Үрүмченең уйгурлар яши торган җирендә нур бар кебек. Әллә каян мәчетләре балкып тора. Уйгурларның мәчете татарларныкыннан тышкы кыяфәте белән аерылып тора. Анда милли бизәкләр сизелә.

Кытай иленең бер шәһәре һәм бер авылы белән якыннан танышып, «кем кая туган, шунда торсын» дигән фикергә килеп, кабат юлга кузгалдык. Бу юлы Казахстан башкаласы Алма-Атага.

«Кәеф ничек?», 2007, октябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх