Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 13

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
АЙБАГАРЛАР ИЛЕНДӘ

Оглавление

Казан карлы-буранлы иртәсе белән озатып калган иде, ә Белозерье авылы безне якты кояш нурлары астында каршылады. Тау башыннан ук балкып күренгән, җемелдәгән карларның аклыгына төренеп, күккә ашкан горур мәчет манараларының күплеге Белозерье авылында яшәүчеләрнең динле-иманлы икәнлеге турында сөйли. Тагын күзгә иң нык ташланганы – биредәге йортларның гаҗәеп матур, ныклыгы, зәвык белән төзелгәнлеге. Ике-өч катлы бу өйләр хан сарайлары кебек күркәм, һәрберсенә күз салган саен, йорт хуҗасының уңган, тырыш икәнлегенә шик калдырмый.

Белозерье – күп гасырлык тарихы булган татар авылы. Ул Россиядәге иң зур авылларның берсе. Ак күл буена милләттәшләребез XVII гасыр урталарында килеп урнашалар. «Әби-бабайлар авылның исемен шуннан чыгып сайлаган», – диләр авыл аксакаллары. Бүген алар авылларын, үзләренчә яратып, «Азюрка» дип йөртәләр. «Ак күл» дип, үзебезчә генә атаган булсалар, күңелгә тагын да ятышлы булыр иде кебек…

Тарихи мәгълүматларга караганда, 1775 елда Белозерьеда 127 гаилә яшәгән. 1913 елда авылда 3 мәчет һәм 6 кибет булган. Октябрь революциясеннән соң манаралар киселеп, мәчетләр җимерелсә дә, дин әһелләре тырышлыгы белән авыл халкы Коръән сүрәләре йогынтысыннан читләшмәгән, дини гореф-гадәтләрне саклап калган. Үзгәртеп кору җилләре исеп, мәчетләрне яңадан төзергә мөмкинлек тугач, 80 нче елларда Белозерьеда беренче мәчет торгызыла. Әкренләп мәчетләр авылның һәр урамында төзелә. Бүген, авылның бәрәкәтен арттырып, 8 мәчеттән көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Халыкның 99 % ы намазда. Хаҗ кылып, иманнарын яңартып кайтучылар да шул чама. Белозерье татарлары бу дөньяда, бәхетле булу өчен, малдан, байлыктан бигрәк, иманлы булуның мөһимрәк икәнен аңлап яшиләр.

Безне Белозерье белән авыл башлыгы Гафур Әбдрәшитов таныштырып йөрде. Мордовиянең башкаласы Саранскидан 25 чакрым ераклыкта гына урнашса да, авыл шәһәрләшмәгән, үз мохитен саклап кала алган. Татар авылларының һәрберсенә хас булганча кунакчыллар. Үзләренә килгән һәркемне зурлый, хөрмәтли беләләр.

Әбдрәшитовлар гаиләсе дә безне үз туганнарыдай якты йөз, тәмле тел, өстәл тулы ризык белән каршылады. Белозерьеда бернәрсәгә игътибар иттек: биредә яшәүчеләр, ата-баба йоласыннан читкә тайпылмыйча, төпчек малайны төп йортта калдыралар икән. Бу нигездә дә шулай. Галәв абый белән Мәйсирә апаның төпчек уллары Гафур ата-анасы нигезендә төпләнеп калган. Бүген инде ул үзе – дүрт бала атасы. Хатыны Рәсимә белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Гаиләләре белән намазда. Нәсел дәвамчылары – уллары Мөслим тугач, ата-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне истә тотып, балага исем кушу мәҗлесе оештырганнар. Гаиләдә ир бала туса – ике, кыз бала дөньяга килсә, бер корбан чалып, туганнарны, якын дусларны табынга дәшәләр Азюркада. Бу йола аларда «бәбәй боткасы» дип атала икән.

Инде алдан әйткәнемчә, авыл зур, барысы 680 хуҗалык, 3000 кеше исәпләнә. Барысы да – татарлар. Халык саны гел арту ягында. Узган ел авылда, мәсәлән, 26 кеше бакыйга күчкән, 49 бала дөньяга килгән. Яңа урамнар калыккан. Кайчандыр авылдан китеп, хәзер кире кайтырга теләп җир сораучылар да бар икән. Авыл халкы, берсеннән-берсе уздырып, каралты-кура сала, хуҗалыклардагы машиналар саны инде 500 дән артып киткән. Гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык итеп тә яшиләр Белозерьеда.

Авылның киләчәге нинди икәнен белергә теләгән кеше иң беренче чиратта мәктәп ишеген шакый. Без дә шулай иттек. Хәтерлим: моннан ике ел чамасы элек монда булганда да, мәктәпкә кергән идем. Бу юлы ул безне күпкә үзгәреп каршы алды, әйтерсең аннан нур бөркелеп тора. Башларына ак яулык бәйләгән укучы кызлар тыйнак кына исәнләшеп узалар. Татарча, әлбәттә! Малайлар да килгән кунакларга хөрмәт белән карыйлар. Мәктәптә яңа директор. Менә ел ярым белем йортын шушы авыл егете Равил Саяф улы Миняев җитәкли. Авылдашлары өчен җан атып йөрүче җитәкче мәктәптә авыл музеен булдырган, уку-укыту юнәлешендә дә үзгәрешләр керткән. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча алар Мордовия Республикасында гына түгел, Россия күләмендә дә алдынгылар рәтендә. Менә быел да Әдилә Фатих кызы Янгличеваның укучысы Ләйлә Янгличева ана теленнән республика күләмендә беренче урынны алган, хәзер Россия күләмендә узачак олимпиадага әзерләнә. Татар теле һәм әдәбияты укытуга зур игътибар бирелә мәктәптә. 1–5 нче сыйныфлар атнасына – биш, 6–9 нчы сыйныфлар – дүрт, 10–11 нче сыйныфлар өч сәгать туган тел серләренә төшенәләр икән. «Укучыларыбыз халкыбызның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнсеннәр, телне белсеннәр, дип тырышабыз. Казан белән элемтәдә торабыз. Һәрдаим аннан педагоглар, галимнәр чакырып, семинарлар үткәрәбез», – ди мәктәп директоры. Саранск дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә бүгенге көндә аларның 4 укучысе белем ала. Димәк, остазларының эшен дәвам итәчәк шәкертләре дә бар. «Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары» бәйгесендә катнашып, мәктәпнең завучы Раилә Ипкаева икенче урынны алган. Монысы да мәктәп тарихында беренче тапкыр.

Спортка да зур игътибар бирә башлаганнар. Хоккей, мини-футбол, грек-рим көрәше буенча уңышлары мактанырлык. Мини-футбол буенча районда беренче урынга чыкканнар. Унике яшьлек Абделваһап Асаенов грек-рим көрәше буенча Россия буенча беренче урынны алган. Яшьләрнең буш вакыты кышын – хоккей, җәен футбол мәйданчыкларында үтә. Авыл уртасына зур шугалак ясап куйганнар. Хоккей буенча «Белозерье» командасы – республикада берничә ел рәттән лидер, диделәр. Горурланып, мактанып сөйлиләр алар җиңүләре хакында. Мәчетләр арасында да һәр елны спорт бәйгеләре оештырмыйча калмыйлар икән. Халкыбызның «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән гыйбарәсенә таянып яши авыл халкы.

Белозерьеда халык саны елдан-ел артып тора, дип әйткән идем инде. Бүгенге көндә мәктәптә 360 бала белем ала, мәктәп яшенә кадәрге балалар саны да шул чама. Кызганыч, әлегә авылда балалар бакчасы юк, ләкин якын киләчәктә төзелер дип өметләнәләр.

Читтән караганда, Белозерье үзе бер дәүләт кебек. Монда эшсезлектән аптыраган кешене ялгыш та очратмассың. Халыкның төп шөгыле – кече бизнес, кем нәрсәне булдыра. Күпчелек фермерлык юлына баскан, авылда 170 фермер хуҗалыгы исәпләнә: бәрәңге, суган, кишер, шикәр чөгендере үстереп саталар, көнбагыш үлчәп төрәләр. Үзләренең автосервислары, машина юдыргыч салоннары, ягулык салу станцияләре эшләп тора. Көнбагыш мае ясау, трикотаж цехлары бар. Хәтта бәдрәф кәгазен дә үзләре җитештерәләр. Авылдагы ун шәхси кибетнең берсендә дә аракы да, тәмәке дә сатылмый. Исерекләр турында ишетсәләр дә, бу авыл балалары аның ниндилеген күреп белмиләр. Урамда башына яулык япмаган хатын-кызны очратмыйсың. Белозерьеда гаилә тоткалары – ир-атлар. Ә хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы. Ул өйдә генә тора, ирен, балаларын карый. Бу – аның төп вазифасы.

Белозерье дигән исем көнбагыш яратучыларга күптән таныш, дип, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин. Авыл халкының төп табышы бик күп еллар көнбагыш саналган. Азюрканың көнбагыш сатучы апаларын элегрәк Казанның колхоз базарында да еш күрергә булган. Заманалар үзгәрү белән, яшәеш тә алга киткән. Хәзер инде базарга чыгып, стаканлап көнбагыш сатучылар юк, эш заманча цехларга күчкән. Бүген дә халыкны җитеш, бай яшәтүче төп чыганак – көнбагыш, үзләренчә әйтсәк, айбагар. Аны хәтта икенче ипи дияргә дә була.

Яңа салынып яткан мәчеттән ерак түгел урнашкан бер бина янына килеп туктадык. «Иң тәмле көнбагыш биредә әзерләнә», – диделәр безгә. Ишегалдына килеп керүгә, кыздырылган тәмле көнбагыш исе борынны кытыклап алды. Бертуган Баймашевлар хуҗалыгы булып чыкты бу. Унике ир туган бергәләп үз эшләрен булдырганнар. Безне олы агалары Касыйм Әмин улы Баймашев каршы алды. Аның янына Равил белән Айсә дә килеп кушылды. Мин кергәндә үк, көнбагыш тутырылган капларга «Карпайские» дип язылган язуга игътибар иткән идем. «Безнең бабабызның бабасы Кармыш исемле булган. Шул сүздән Карпай дигән кушамат барлыкка килгән. Безне авылда «Карпай кавеме» дип атыйлар. Бизнесны башлагач, көнбагышны ике ел исемсез генә саттык. Аннан уйладык та, үзебезнең продукциягә «Карпай» дип куштык», – ди Касыйм ага. Мәскәүгә барып патент алганнар, логотипларын булдырганнар. 2002 елда нигез салынган эш инде шактый югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Баймашевларның продукцияләре, Россия күләмендә һәм Халыкара күргәзмәләрдә катнашып, биш алтын медальгә ия булган.

Кайчандыр көнбагышны үзләрендә, Белозерье кырларында үстергәннәр. Хәзер инде аны игүчеләр сирәк, әзер айбагарны Россиянең көньяк районнарыннан, Волгоград, Ростов, Краснодардан кайтарталар. Монда ул чистартыла, кыздырыла һәм капларга тутырыла. Әлбәттә, көнбагышның кулланучыга барып җиткәнче нинди юллар узганын тулысынча күрсәтергә теләмәделәр, «анысы сер» диделәр. Без бары әзер айбагарларны пакетларга тутырганны гына күрә алдык. Баймашевлар цехында әзерләнгән, тутырылган көнбагышлар Россиянең бик күп төбәкләренә, шулай ук Германия, Португалия, Испания, Греция, Италия, Кипр, Англия кебек илләргә дә озатыла икән. Татар авылында әзерләнгән продукциянең дөнья илләренә таратылуын ишеткәч, кардәшләребез өчен күңелдә горурлык хисләре уянды.

Белозерьеда табыш китерүче тагын бер чыганак ул – терлекчелек. Кемдер итләтә сата, кемдер аннан колбаса, казылык ясый. Бу авылда ясалган казылыкны Россиянең күп кенә шәһәрләре базарларында очратырга мөмкин. Самара, Мордовия, Түбән Новгород, Саратовта яшәүче мөселманнарны инде җиде ел хәләл ит ризыклары белән тәэмин итүче Абдулбарый Халиковның колбаса цехында булдык. Биредә унике төрдәге ит ризыгы әзерләнә икән. Тәүлегенә 500–700 килограмм колбаса җитештерәләр. Цехта 5 кеше эшли. Абдулбарый әфәнде белән улы Рәис язга эшләрен киңәйтергә, яңа бина төзи башларга планлаштыралар.

Озын көн кичкә авышты. Аралашулар, яңа тәэсирләр бераз арытса да, күңелдә рәхәтлек. Мондый нык татар авыллары булганда, халкымның киләчәге өметле булачагына шик юк!

«Халкым минем», 2011, март

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх