Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 19

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
БЕР ГАСЫРЛЫК СОЛОУХА

Оглавление

Солоуха авылы Татарстаннан берничә мең километр ераклыкта, Красноярск краеның Пиров районында, табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында урнашкан. Язын авыл ап-ак шомырт чәчәкләренә күмелә. Аннан бер-бер артлы миләш, балан, алмагачлар чәчәк ата. Бу вакытта Солоуха хуш искә төренә…

Бу гел алай булмаган. Моннан йөз ел элек бу җирләрдә урман шаулаган. Нарат, юкә, чыршы, каен агачлары үскән. 1910 елда, Столыпин реформасы чорында, Казан губернасының Мамадыш өязеннән Якуб Яхин дигән татар егете бу яклар белән танышырга килә. Биредәге куе урман, гаҗәеп матур табигатьне ул да бик ошата, бу хакта, кайтып, якташларына да сөйли, һәм 1911 елда алар, туган авылларын калдырып, берничә гаилә бай Себер җиренә күченәләр. Соңрак алар артыннан башкалар да кузгала. Шулай итеп, бу якларда татар авылы калка, яңа тормыш башлана. Башта алар тайганы кисәләр, агачларны төплиләр, яндыралар – үзләренә чәчү өчен кыр, көтүлек җирләре әзерлиләр, яхшы бүрәнәләрдән йортлар салалар. Шулай, әкренләп, Себер тормышына кереп китәләр. Авыл үсә, йортлар калка, балалар туа. Татарстаннан күченгән татарлар үзләре белән дин, гореф-гадәт, йолаларны да алып киләләр. Мәчет төзиләр, мәктәпкә нигез салалар.

Авылга беренче казык кагылган көннән соң бер гасыр гомер узган. 9 июль көнне Солоуха авылы халкы, җыелышып, шушы зур тантананы бәйрәм итте. Бу матур чарада миңа да катнашу насыйп булды. Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән Красноярскига очып, Себер җиренә аяк бастык. Аэропортка ук килеп каршы алган «Яр» край Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Вәгыйз Фәйзуллин безне иң элек үзенең туган авылына алып китте.

Красноярск краенда 46 мең татар яши. Сугышка кадәр анда 72 татар авылы булса, бүген аларның саны 40 тан узмый. Солоухага гына түгел, биредәге авылларның күбесенә Татарстаннан килеп нигез салганнар икән. Вәгыйз әфәнде әкрен генә сөйләп, таныштырып бара, мин исә сокланып тирә-юньне, урманны күзәтәм. Төз наратлар «хуш килдегез!» дип каршы алалар да «хәерле юл!» теләп озата баралар кебек тоела…

– Безнең яктагы борынгы мәчетләрнең берсе Казанка авылында урнашкан, теләсәгез алып керәм, күрсәтәм, – ди озатучыбыз.

Без, әлбәттә, бик теләп ризалашабыз.

Казанка авылына 1908 елда нигез салынган. Бирегә татарлар Татарстанның Бөгелмә, Чирмешән якларыннан күчеп килгәннәр. Килеп урнашуларына ике ел узуга, ике катлы мәһабәт мәчет бинасын да төзеп куйганнар. Совет елларында башка җирләрдәгечә аның да манарасы киселгән, һәм ул мәктәп булып хезмәт иткән. Авыл халкы кимеп, балалар саны азайгач, мәктәпне япканнар. Балалар хәзер 3 чакрым ераклыктагы күрше Югары Казанка авылына йөреп укыйлар икән. Бүгенге көндә Казанка авылында 170 кеше яши. Ә җәен халык саны арта, диделәр, чөнки шәһәрдә яшәүчеләр әби-бабалары янына оныкларын кайтаралар.

Менә шул мәчет берничә ел буш торгач, авылда мәрхәмәтле егет табыла: бинаны төзекләндерү эшенә Илдус Гәрәев алына. Нигезен ныгыта, эчен һәм тышкы ягын бик яхшы хәлгә китерә, әлбәттә, аңа башка авылдашлары да ярдәм итә. Илдус үзе урман эше белән шөгыльләнә, Красноярскида яши. Казанка – әнисенең туган авылы. Мәчеттә мәдрәсәгә, шулай ук авыл музеена да урын табылган. Бүгенге көндә бу мәчеттә җиде кеше эшли. Илдус Гәрәев аларның барысына да хезмәт хакы түләп тора. Менә шундый игелекле якташларына авыл халкы чын күңелдән рәхмәт укый.

Ислам дине нигезләрен, татар, гарәп телләренә авылдашларын Галия апа Әхмәтшина өйрәтә икән. «Без шәһәрдә яшәдек. Шунда мин мәдрәсәгә йөреп гарәп телен, дин тарихын өйрәндем. Лаеклы ялга чыккач, туган авылга кайттык. Менә ике ел мәдрәсәдә укытучы булып эшлим», – дип сөйләде Галия апа. Ул безне үзе пешергән тәмле пәрәмәчләр белән дә сыйлады әле.

Казанка авылының матур, бай табигатенә сокланып, матур итеп яши белгәннәренә, туган телне, динне, гореф-гадәтләребезне саклаганнарына рәхмәт әйтеп, юлыбызны дәвам иттек. Инде алдан әйткәнемчә, безне Солоуха авылында көтәләр иде. Шулай да эрбет урманына кереп, андагы саф һаваны сулап чыкмыйча булдыра алмадык. Биек, мәһабәт, төз булып үскән бу эрбет агачлары ерактан караганда ылыслары белән кулны чәнечтерер кебек тоелса да, аларның бик йомшак булуларын күреп шаккаттым.

Ниһаять, 300 чакрым юлны узып, Солоуха авылына килеп җиттек. Монда бәйрәмгә әзерлек эшләре гөрли. Безне «Рассвет» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Вәзир Әминаев һәм авыл башлыгы Рафаил Гинатулловлар кадерле кунакларыдай каршы алдылар. Мин шунда ук аларның нәкъ безнеңчә, татарча матур итеп сөйләшүләренә игътибар иттем. Күңелгә шундый рәхәт булып китте. Туган телебезне бозмыйча, матур итеп саклаганнарына рәхмәт!

Безне сиксән җиде яшьлек Гөлфизә апа Ганиевага фатирга урнаштырдылар. Без аны авылның ак әбие дип атадык. Өендәге чисталык, пөхтәлектән теләсә кем үрнәк алырлык. Авыл халкы аны хөрмәтләп, яратып Гөлфизәттәй дип йөртә. Тормышның авырлыгын күп күргән ул. Кулак дип, әтисен сөргәннәр, ачлык-ялангачлыкны шактый татыган. Рәшит атлы егеткә тормышка чыгып, сигез бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, аларның инде икесе гүр иясе булган. Үзеннән алда гүргә баласы кергән ананың хәсрәтеннән дә зуррак хәсрәт юк… Бүгенге көндә Гөлфизәттәй берүзе яши. Аның егерме дүрт оныгы, унтугыз оныкчыгы бар. Һәрберсе килеп, кайтып хәлен белеп торалар. Ул бакчасында бәрәңге, суган, кыяр үстерә, урманга җиләккә йөри. Узган ел адашкан. Бөтен авыл белән эзләгәннәр үзен. «Мылтыкка кадәр атканнар, колак ишетмәгәч, мин дә ишетмәгән инде», – дип кеткелдәп көлә Гөлфизәттәй. Икенче көнне үзе юлны табып кайткан. Киткәндә, аркабыздан сөеп, хәерле юл теләп, Татарстанга сәлам әйтеп калды.

Авыл башлыгы Рафаил абый туган авылы белән чын күңелдән горурлана. Аларның гаиләсе Солоухага 1965 елда Чувашиянең Комсомол районы Әлебаш авылыннан күчеп килә. Хәзер инде бу нәсел әлеге авылда чын-чынлап тамыр җибәргән.

Солоуха – нык авыл. Моннан йөз ел элек салынган йортлар да бар анда. Юан-юан бүрәнәле зур, иркен йортлар… Шуңа да игътибар иттем: һәркемнең ишегалдында тагын бер кечкенә икенче өй дә бар. Анысын мал өе дип атыйлар икән.

Бүгенге көндә авылда 200 дән артык кеше яши. Тугызъеллык мәктәп, клуб, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә. «Рассвет» күмәк хуҗалыгы эшли. 1000 гектар чәчүлек җирләре, терлек фермасы, умарталыклары бар. Хужалык рәисе Вәзир Әминаев, үзе яшь кенә булса да, инде «Рассвет» белән унике ел җитәкчелек итә. Аграр университет тәмамлаганнан соң, әти-әнисенең чакыруы буенча, ул кабат туган авылына әйләнеп кайта һәм ялгышмый. Тырыш, эшчән, булдыклы икәнен күреп, егерме биш яшендә үк авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар. Ике улы үсеп килә. Вәзирләр үзләре исә гаиләдә җиде туган үскәннәр. Әтисе Вәгыйз абый белән әнисе Нурфига апа да исән-саулар. Без Солоухада булган көнне алар армиядән төпчек уллары Рамилне каршыладылар.

Наилә апа һәм Салих абый Баһаветдиновлар гаиләсе белән дә таныштык без. Наилә апа үзе – Мордовиядән, милләте буенча мордва. Аның әти-әнисе кушкан аты – Лидия. Моннан кырык биш еллар чамасы элек алар гаиләләре белән Солоухага күченәләр. Биредә ул Салих исемле егет белән танышып гаилә кора, ислам динен кабул итә. «Баштарак каенанам татарча берәр әйбер сораса, аңламыйча, әллә ниләр бирә идем. Кирәк булгач, ике ел эчендә татарчага ныклап өйрәнеп беттем. Инде Салих белән кырык биш ел бергә яшибез, Аллага шөкер. Бик тату гомер иттек, мин аның бер генә авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим. Каенанам белән дә дус тордык. Үлгәндә, Салихка: «Киленне йөрәгең белән сакла», – диде. Биш бала үстердек – Сәвия, Гөлфирә, Гөлүсә, Юлия, Рафис. Аллага шөкер, һәрбер балабызга да корбан чалдык. Ураза тотам, Коръән ашлары укытабыз», – дип сөйли Наилә апа. Ирле-хатынлы гомер буе колхозда эшләгәннәр. Салих абый – алдынгы механизатор, ә Наилә апа фермада хезмәт иткән. Район Советы депутаты булган. Хәзер инде икесе дә ялда. Унбер оныклары, бер оныкчыкларына куанып гомер итә Баһаветдиновлар.

Менә шундый уңган, булган милләттәшләребез яшәгән Солоуханың юбилее тантанасы уңаеннан туган авылларына Россиянең төрле төбәкләреннән – Омск, Красноярск, Новосибирск, Лесосибирск һәм тирә-күрше авылларда яшәүче авылдашлар җыелды. Иң беренче итеп 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориаль һәйкәл ачылу тантанасы узды. Аны салуда башлап йөргән кеше – шушы авылда туган, бүгенге көндә Красноярскида яшәүче Вәгыйз Фәйзуллин. Әлбәттә, бу изге эштә аңа авылдашлары, башка мәрхәмәтле егетләр дә ярдәм иткән. Солоухадан сугышка 92 кеше киткән, шуларның 47 се кире әйләнеп кайтмаган. Алар рухына бөтен авыл халкы җыелып намаз укыды, дога кылды. Бәйрәмгә җыелганнарны крайның мөфтие Гаяз хәзрәт тә сәламләде. Бүгенге көндә авылда исән-сау булган бердәнбер ветеран – туксан яшьлек Ислам абый Зарипов. Ул фронтка сугыш башлануга – 1941 елда ук китә. Шул китүдән туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта. 1953 елда авылның Гөлбикә исемле бер чибәре белән гаилә корып җибәрә. Менә илле җиде ел алар иңне иңгә куеп гомер итәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ислам абый үзе гомер буе умартачы булып эшләгән. «Үз гомеремдә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым», – ди. Җыелган халык алдында чыгыш ясап, авылны таркатмый-бетерми яшәткән авылдашларына ул чын күңеленнән рәхмәт әйтте. Шуннан соң Солоуха авылы халкы һәйкәл кырыена агач утыртты. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавы да яңгырады. Авыл халкын бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Красноярск краеның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Александр Походин, Пиров районы башлыгы Александр Евсеев, край думасы депутатлары да килгән иде. Тантана котлау, җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Әлеге авыл, биредә яшәүче татарлар турында «Халкым минем» тапшыруына да сюжетлар ясалды. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе аша тамашачыларга күрсәтеләчәк.

«Халкым минем», 2011, июль

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх