Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 20

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
УРМАЙ БИЗӘКЛӘРЕ

Оглавление

Аккош нәселе

Бу юлы килүемдә мин Урмай авылы турында бик матур бер риваять ишеттем. Имеш, моннан 500–600 еллар элек Урмай тирәсенә аккошлар очып килә торган була. Аккош – ак каз – Урмай авылының символы. Аңа табыну бүген дә бернигә дә карамыйча яшәп килә, шул ук вакытта беркем дә Урмай халкына «бу мөселманча түгел» дип әйтергә булдыра алмый. Ул – биредәге татарларның йоласы, гореф-гадәте. «Төнге каз бәйрәме» (алар аны үзләренчә, барям, диләр) күп нәселләрдә үтә. Иң мөһиме шунда: төнге бәйрәм турында беркем дә кычкырып сөйләми, ата-баба йоласын ихтирам итеп, тиешле тәртибендә туганнары белән җыелып төгәл үти генә.

Бүгенге көндә Аккош нәселенең турыдан-туры дәвамчысы булган Минзәйнәп абыстай шундый риваять сөйли. Риваять Болгар ханының Рабига исемле кызы белән бәйләнгән.

– Болгар тирәсендә берничә бәләкәй күл булган. Аларны болгарлар су чыганагы итеп кулланган. Рабиганың тормышы хан сараенда үтсә дә, аның бик тә иреккә чыгасы килгән. Дус кызларының һәр кич урман аланында җыелып, җырлап-биеп күңел ачканнан соң, аккошлар булып очып китүен дә белгән ул. Шул аккошлар Урмайга, күлгә очып килә торган булганнар да инде. Бервакыт шулай, сарайдан качып, Рабига да аккошка әверелгән…

Ауга чыккан хан һавадан бер аккошны атып төшерә һәм аннары гына сөекле кызын – Рабигасын танып ала. Төн буе хан кызының үле гәүдәсе янында утырып чыга, ике күзеннән яшь чишмә булып ага да ага… Иртәгәсен бу урында кызлар күз яше кебек саф һәм ата кайгысы кебек тирән күл барлыкка килә.

Урмайда Ибрай абзыйлар артындагы күлдә кайчандыр аккошлар килеп җәйләгәннәр. Авыл халкы берсендә аларны бик рәнҗеткән, хәтта берничәсен суеп ашаганнар да, диләр. Бу хәлләрдән соң Урмай авылында бик хәтәр ачлык башлана, кешеләр берсеннән-берсе яманрак чирләр белән авырый башлыйлар. Аккош нәселеннән булачак бер урмайлы шулвакыт төш күрә. Аның төшен юрагач, авылга, кешеләргә килгән бөтен бәла-каза шул аккошларны рәнҗетүдән икәнен аңлыйлар. Төштән күренгәнчә, бу бәладән киләчәктә авылны «каз барямы» гына алып калачагы билгеле була. Төш юраудан соң авылда Аккош нәселе барлыкка килә…

Һәм менә ничәмә-ничә гасырлар дәвамында Урмай авылында Аккош нәселе ыруын, исемен югалтмыйча, нәсел җепләрен өзмичә саклап килә. Иң гаҗәпләндергәне – бу нәсел гомер-гомергә гыйлемле нәсел булган: Дәвмулла (Мөфтәхетдин), Хәбибулла мулла, Сәйфетдин мулла, Солтангали мулла, Фәхри мулла, Ялалетдин мулла, Минач мулла, Камал мулла, Кашафетдин мулла – барысы да Аккош нәселеннән.

Шушы нәселнең дәвамчысы булган Минзәкрәм гаиләсе белән дә таныштым. Авылның үзәгендә, искиткеч зәвык белән төзелгән йортта яши бу гаилә. Хатыны Гөлләнисә белән уллары Ранис, Раил, кызлары Раиләне тәрбиялиләр. Үз гаиләсе өчен гөлбакча тудыра алган булдыклы ир-егет, балалары өчен яраткан әти, хатынына таяныч булырлык ир, әти-әнисе өчен игелекле бала да ул. Минзәкрәм Хәйретдинов – эшмәкәр. Ашханәсе, автосервисы, кунакханәсе бар. Ул авылдагы милли эшләрдән беркайчан да читтә калмый. Урмайдагы иҗтимагый киңәшмәне җитәкли. Гомумән, авылдашларына кулдан килгәнчә ярдәм итеп яши Аккош нәселенең дәвамчысы.

«Урмай моңы»

Шул исемдәге татар эстрада җыр фестивален егерме биш ел эчендә җыр-моңга гашыйк һәр татар бер тапкыр булса да ишеткәндер дисәм ялгышмамдыр, мөгаен. Чөнки фестиваль узган юлны барласак, дөньяның шактый илләреннән, Россиянең бик күп төбәкләреннән, тугандаш республикалардан татарның моңлы егет-кызлары Урмайда булып, аның сәхнәсеннән үз тавышларын ишеттергән. Чирек гасыр вакыт эчендә әлеге бәйгедә катнашучыларны урмайлыларга гына хас булган кунакчыллык, сый-хөрмәт белән каршы алу, фатирларга урнаштырып кунак итү, жюри әгъзаларын танылган шәхесләрдән, һөнәри җырчылардан һәм остазлардан оештырып, катнашучылар өчен мастер-класслар уздыру – һәрберсе инде кат-кат уйланылып җайга салынган.

Ә үткәннәргә кире кайтып, фестивальнең тарих битләрен ачып карасаң, шушы еллар дәвамында милләт өчен, аның киләчәге өчен бик зур һәм бәяләп бетергесез хезмәт башкарылганына инанасың. Кемнәр генә, кайлардан гына килеп, «Урмай моңы» фестивалендә катнашмаган да көч сынашмаган?! Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Алсу-Фәридә дуэты, Мәликә, Эльвина, Әлфия Рамазан, Гүзәл Уразова кебек бүгенге көндә татар эстрада сәхнәсендә үз урынын тапкан җырчыларыбызга хәер-фатиха биреп озаткан бәйге бит ул. Татар җыр сәнгате тарихында үз йөзе булган фестивальнең идея авторы да, җан өрүчесе дә, нигез ташын тотып торучы да, авылдашларының гына түгел, татар дөньясының хөрмәтенә ия булган шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булган Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.

Татарның милләтпәрвәр улы

Фәрит Гыйбатдинов турында, аның бу республикада үз халкы өчен башкарган эшләре, кылган гамәлләре турында бик күп матур сүзләр сөйләргә була. Җаны-тәне белән халкына хезмәт итүче, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхес ул. Чуваш илендә беренчеләрдән булып милли тормышка нигез салучыларның берсе, Татар милли-мәдәни тормышына юнәлеш биреп торучы, бөтен татар дөньясына билгеле чараларны оештыручы кеше дә – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов. Аның бу җирлектә яшәүче татарлар өчен башкарган эше бәяләп бетергесез. Тыныч кына, җайлап кына эшли белүе белән дә башкаларга үрнәк ул. Татар иҗтимагый үзәген оештыру, аннан аны автономия итеп үстерү, шул чорларда дини, милли бәйрәмнәр үткәрү, моннан егерме биш ел элек җыр-моңга гашыйк авылдашларын берләштереп, бүген инде халык исемен йөрткән «Мишәр» фольклор ансамблен оештыру, «Урмай моңы» Халыкара татар эстрада җыр фестивале, «АРТ-МӘДХИЯ» мөнәҗәтләр һәм тарихи җырлар бәйгесе уздыру, «Шыгырдан укулары»н башлап җибәрү, якташ язучылары Фәтхи Бурнаш премиясен булдыру, авылның Интернетта сайтын ачу, татар матбугатына республика татарлары тормышындагы вакыйга-яңалыкларны җиткереп бару, Россия күләмендә төрле фото, инша, рәсем күргәзмәләре оештыру… Болар барысы да – Фәрит Абдулла улының иҗтимагый эшләре! Ул – Комсомол районында урнашкан сәнгать мәктәбе директоры. Фәрит Гыйбатдинов – башка милләт балаларын татарның сәнгатен, җырын, биюен яратырга, хөрмәтләргә өйрәтүче остаз да. «Татар тормышын җепкә салып тезәргә кирәк. Төрле җепләр белән үреп барганда гына, ул аркан кебек ныклы була», – ди милләтпәрвәр. Чувашиядә булдыклы егетләребез күп, Аллага шөкер. Алар, бер йодрыкка укмашып, үзара киңәшеп, бер дулкын кебек эшлиләр һәм яшиләр. «Безнең бүлешәсе әйберебез юк. Халкыбыз бер, динебез бер, мәдәниятебез бер, проблемалар да, куанычлар да уртак. Матур итеп халкыбызга хезмәт кенә итәргә кирәк», – ди Фәрит.

Фәрит Гыйбатдинов – тынгысыз җан, ниятләгән һәр эшен җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Бер генә мисал китерәсем килә. Узган ел «Урмай моңы» фестивален үткәрү алдыннан, хәлен белер өчен, Фәриткә шылтыратам. «Мин реанимациядә. Инфаркт кичердем. Хәлем, Аллага шөкер, яхшырды. Хәзер Интернетта утырам. Ничек тә булса ике-өч көннән чыгасы иде, бер атнадан фестиваль бит», – ди бу.

Әйткәнемчә, ул авылларының сайтын булдырды. Урмайда булган һәр вакыйга монда урын ала. Сайтка көненә 400 гә якын кеше керә. Алар арасында Исландия, АКШ, Германия кебек илләрдә яшәүчеләр дә бар. Бу – Фәритнең үз авылын яратуы, аны дөньяда танытуы дигән сүз бит.

Мондый эшләрне башкару өчен, әлбәттә, ышанычлы дуслар, таяныч кирәк. Ә Фәритнең уңышларында иң зур таянычы – аның гаиләсе. Хатыны Вазыйха һәм балалары белән әниләре Минзәйнәп апаны хөрмәтләп, авылдашларына үрнәк булып яши алар. Бу нигездә кемнәр генә тукталмады икән?! Халкыбызның затлы, зыялы шәхесләрен якты йөз, тәмле сүз, мул өстәлләр белән каршылаган Гыйбатдиновлар алар. Киң күңелле, мәрхәмәтле булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә!

Урмай

Урмайга килгән саен гаҗәпләнәм мин. Агач, кирпечтән челтәрләп-бизәкләп эшләнгән, мансардалы яисә икешәр катлы хан сараедай өйләргә, алар каршындагы хәтфә чирәмнәргә, аллы-гөлле чәчәк бакчаларына, авылга иман нуры сибеп утырган мәчетләргә, халкының кунакчыллыгына сокланам. Килгән һәркем авылдагы күркәм йортларга игътибар итми калмыйдыр. Үз архитекторлары бар икән бит аларның!

Дамир Камаретдинов Казан төзүчеләр институтын тәмамлаган. Аннан төрле җирләрдә эшләгән. «Биш ел укыганымны югалтасым килмәде. Кабат төзелешкә кайттым», – ди оста. Бу һөнәр аңа әтисе Расих абыйдан калган. Ул да узган гасырның 70 нче елларында Урмайда авангард йортлар төзүче булган икән. Дамир Расих улының проекты белән 130 га якын объект инде сафка баскан. Араларында Казанда төзелгәннәре дә бар. «Төзүчелек – минем яшәү рәвешем. Һәр төзегән йорт, елмаеп, хуҗаларның күңел халәтен чагылдырып торырга тиеш дип саныйм», – ди Дамир. Аның үз йорты Урмайга килеп керешкә үк әллә каян «елмаеп» каршы ала. Хәзер ул төп нигездә яңа өй салу белән мәшгуль. «Авылымны чын күңелемнән яратам. Аны гөлбакча итеп күрәсем килә. Биредән беркая да китәргә җыенмыйм», – ди архитектор.

1000 хуҗалыгы булган, 3000 кеше яшәгән бу иманлы авылда моңа кадәр 2 мәчет халыкка хезмәт иткән булса, менә быел Болгардагы Кара пулатны хәтерләткән өченче мәчетләрен төзеп бетереп яталар. Төзелеш эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та матди яктан ярдәм күрсәткән. Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укып дога кыла Урмай халкы. Авылда урта мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә эшли. 20 гә якын кибет бар. Алар барысы да – шәхси кибетләр. Әйе, авылда эшмәкәрләр күп. Колхоз күптән таралган, җирләр шәхси кулларда. Авылда хатын-кызларның күбесе – хуҗабикә. Алар – ир хатыны, балалар әнисе. Ә ирләренең төп кәсебе – төзүчелек. Алар үзләрендә генә төзеп калмыйлар, читкә чыгып та эшлиләр. Төрле һөнәр үзләштереп, аны яшәү рәвеше иткән булдыклы ир-егетләр шактый Урмайда. Минсихәт абый Хәйретдинов тимерчелек белән шөгыльләнә. Ул тимердән койган капка-коймалар Урмайны гына түгел, тирә-күрше авылларны да бизи. «Бу эшкә мин үзлегемнән өйрәндем. Авыр эш түгел, бары тик тимердә дә матурлыкны гына күрә белергә кирәк», – ди Минсихәт абый. Ул үз кәсебенә улы Маратны да тарткан.

Урмайга килгәч, без һәрвакыт бу якка гына хас ризыклар белән сыйланабыз. Хатын-кыз буларак мин аларның пешерү ысуллары белән дә кызыксынам. Бу килүемдә алардан тура пешереп күрсәтүләрен сорадым. Әлфия ханым Сафиянова һич тә авырсынмыйча әлеге ризыкны пешерү серләрен миңа да төшендерде. Тура бик борынгы ризык икән. Аның белән кадерле кунакны да сыйлаганнар, юл азыгы итеп тә кулланганнар. Урмай халкы гомер-гомергә шабашкага йөргән, ягъни читкә китеп эшләгән. Хатыннары ирләрен юлда йөргәндә бозылмый, озак саклана торган тура пешереп озата торган булганнар.

Аны әзерләү әллә ни авыр түгел икән. 500 грамм эремчек, 6 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 стакан он кирәк. Шуларның барысын бергә болгатасың да мичкә тыгасың. Ярты сәгатьтән тура әзер. Табадан бушаткач, өстенә күп итеп сары май саласың. Май күбрәк булган саен, тура тәмлерәк була. Элек, суыткычлар булмаганда, тураны савытка тутырып, өстен май белән күмеп, йә кар базында, йә коеда саклаганнар. Көтмәгән кунак килгәндә дә тура һәр йортта әзер ризык булып торган. Бик тәмле, туклыклы ризык. Теләгән һәркем пешереп карый ала, мин сөйләп күрсәттем, әйткәнемчә, авырлыгы юк.

Менә шулай нәрсәгә тотынсалар, шуны пешерә, шуны эшли торган, кулларыннан бал-май тама торган мишәрләребез яши Урмайда. Бу җиргә аяк баскан һәркем аңа гашыйк булып, кабат кайтырга вәгъдә биреп, кунакчыллыкларына рәхмәт әйтеп китә биредән. Ә мин һәрвакыт, горурланып, алар белән мактанып, аларның уңышларын башкаларга да җиткерергә тырышам. Алар моңа лаек! Ходай аларга юлдаш булсын!

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх