Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 4

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
ПЕТЕРБУРГ

Оглавление

1703 елның 16 маенда Нева елгасы култыгында Петербургның үзәге булачак крепость-ныгытмага нигез салына. Аңа төзелешнең җитәкчесе булган патша Пётр I һәм көрәштәшләре хөрмәтенә Петропавел исеме бирелә. Патша указы нигезендә, Россиянең үзәк өлкәләреннән төзелешкә меңнәрчә кеше чакырыла. Башка милләт вәкилләре белән беррәттән, Казан, Түбән Новгород, Пенза якларыннан татарлар да бу төбәккә агыла. Хезмәт вакытлары тулгач та, алар туган якларына кайтып китәргә ашыкмыйлар, әлеге җирдә төпләнеп калалар. Үзләре теләгән җирдә йорт корырга да мөмкинлек бирелә, шулай итеп, татар урамнары калка. Безнең милләттәшләребез йөкчеләр, төзүчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр булалар. Иран, Кытай, Төркестан белән сәүдә татарлар кулында була. Татарлар кибетләр тоталар. Хәрбиләр арасында да безнекеләр җитәрлек. Аларга барлык мөселман йолаларын үтәргә мөмкинлек тудырыла. 1907 елда Николай II указы белән мәчет төзергә рөхсәт алына. Беренче татар газетасы – «Нур» нәшер ителә башлый.

350 ел тарихы булган шәһәрдә бүген 45 000 гә якын милләттәшебез көн күрә. Алар арасында фән әһелләре, танылган мәдәният-сәнгать кешеләре, эшкуарлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. 1914 елда төзелгән мөселман архитектурасы үрнәге булган мәчет, эшкуар милләттәшләребезнең клубы, «Ак калфак», «Сандугач» ансамбльләре бар. Россиянең икенче башкаласын төзү эшендә катнашкан кардәшләребезнең тарихын чагылдырган Татар тыкрыгы дигән урам исеме яши.

Тарихи вакыйгаларга бай, Петроград, Ленинград, Санкт-Петербург исемнәрен йөрткән бу шәһәргә минем беренче баруым. Максатым – мондагы истәлекле урыннарны үз күзем белән күрү, бөек шәхесләр йөргән эзләрдән йөрү, анда яшәгән татар тормышы, милләттәшләребез белән якыннанрак танышу. Тимер юл вокзалында мине, чәчәкләр тотып, Әлфия Рәхмәтуллина каршы алды. Бирегә аяк басуга, мин монда яшәүче халыкның зыялылыгына, килгән кунакларга хөрмәт һәм ихтирам белән карауларына игътибар иттем.

Әлфия – гаҗәеп, милләтпәрвәр татар кызы. Чыгышы белән Оренбург якларыннан. Үзләрендә кызыл дипломга училище тәмамлагач, укуын дәвам итәргә Ленинградка, ул вакытта СССРда химик-фармацевтлар әзерли торган бердәнбер институтка килә һәм студент елларыннан ук милли тормышта кайный башлый. Татар дөньясына бер кереп китсәң чыгам димә. Менә Әлфия Рәхмәтуллина да егерме елдан артык Санкт-Петербург татарларын бер-берсе белән аралаштыру, берләштерү, әле алай гына да түгел, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын башка милләтләргә дә җиткерү өчен күп көч куя. Ул әзерләгән милли проектларда шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә теләп катнаша икән. Әлфия оештырган Рөстәм Яхин, Сайра Вельшакова, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләп үткәргән кичәләрне гел мактап телгә алдылар. Ул милли тормышның үзәгендә кайный. Мине аның үзе яшәгән шәһәрне «биш бармагы кебек» белүе, һәрбер тарихи һәйкәл турында яратып сөйләве сокландырды.

«Санкт-Петербургка килгәнсең икән, бер минутың да әрәмгә узмасын, шәһәр белән якыннанрак танышырга кирәк», – дип, миңа үзе төзегән экскурсия планын күрсәтте. Ә мин рәхәтләнеп үземне аның карамагына тапшырдым. Иң элек без Нева проспектыннан, ягъни үзәк урамнан ерак булмаган цирк кунакханәсенә урнаштык. Безне монда Казан кызы – Нурания Зәкәрия кызы көтә иде. Ул ике дистә елдан артык биредә директор икән. Безне, үзенең туганнарыдай хөрмәтләп, чын күңелдән кунак итте. Бу кунакханәдә соңгы елларда Татарстаннан килгән бик күпләр тукталганнар: Илһам Шакиров, Фердинанд Сәләхов, «Сөембикә», «Татарстан» журналы хезмәткәрләре…

Бераз ял итеп алгач, без шәһәр буйлап сәяхәткә кузгалдык.

Беренче эш итеп татар халкы тарихын дөрес итеп күрсәткән, «гомерем буе татарны яладан саклаган рус кешесемен» дип язган галим Лев Гумилёвның музей-йортына юл тоттык. Ял көне булса да, бернигә карамыйча, безнең белән очрашырга музейны оештырган, Лев Николаевичны якыннан белеп, аралашып яшәгән Марина Козырева килгән иде. Әлеге фатирда галимнең рухы саклана. Монда безнең татарлар еш кунакта булалар икән. Теләк-тәкъдимнәр дәфтәрен алып, андагы язмаларга күз салам. Бик күп якташларыбыз татар тарихын дөресләп, бозмыйча язган тарихчыга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткергәннәр. «Без дә Лев Гумилёвта кунакта булдык. Тагын бер кат аның талантына, әти-әнисен яратуына сокландык. Гомер юлының, тормышының авыр һәм катлаулы булуына да карамастан, аның кешеләргә карата мәхәббәте һәм ышанычы югалмавы, галимгә карата тирән хөрмәтне арттыра», – дип язып калдырган Татарстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Равил Моратов. Без дә, галимнең рухы яшәгән изге йортка кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтеп, экскурсиябезне дәвам иттек. Танылган тарихчы, олы гуманист, төрки халыкларның эчкерсез дусты булган Лев Николаевич Гумилёвның каберенә барып, чәчәкләр салдык.

Әмма күңелдә иң уелып калганы Юсуповлар сараенда булгандыр, мөгаен. «Петербургка килгәч, әлеге сарайга бармасак, андагы матурлыкны күрмәсәгез – дөрес булмас. Елына әллә ничә тапкыр барсам да, андагы затлылыкны күреп, күңел сөенә, туймыйм», – диде Әлфия. Мин дә Юсуповлар сараена ул вакыттагы татар байларының тормыш шартлары белән якыннан танышырмын, үз күзләрем белән күрермен дигән өметләр белән барган идем. Экскурсоводның «Здесь жили знаменитые русские дворяны Юсуповы» дигән беренче җөмләсеннән үк бөтен хыялларым, «татарларның Петербург үзәгендә үз сарайлары булган. Менә нинди булган безнекеләр» дигән горурлык хисләрем чәлпәрәмә килде.

Баксаң, аның тарихы болайрак икән. Идегәйнең оныгының оныгы Муса морзаның биш хатыны була. Беренчесенең исеме – Кондаза. Ул иренә улы Йосыфны бүләк итә. Юсуповлар нәселе шуннан башлана. Йосыф егерме ел рус патшасы Явыз Иван белән дус яши. Йосыфның дүрт кызы Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханнарының хатыннары була. Шуларның берсе – Сөембикә. Йосыф морзаның уллары, ислам динендә калып, Явыз Иванга хезмәт итәләр. Һәм аларның нәселе аннан соңгы рус патшаларының да игътибарын тоеп яши. Алар карамагына күп җирләр бүләк ителә. Юсуповлар ыруы тарихында хәлиткеч борылыш ясаган вакыйга Ярославль янында, Идел буендагы Романов шәһәрендә була. Рус дәүләте белән ул чорда патша Фёдор Алексеевич идарә итә. Йосыф морза оныгының оныгы Абдулла морза үз өендә патриарх Иоакимны кабул итә. Бу православ динендәгеләрнең пост (ураза) вакыты була. Кунакчыл хуҗа хөрмәт йөзеннән кунакка каз тәкъдим итә. Ә патриарх аны балык дип белеп, тәмләп ашый. Соңыннан гына каз ите икәнлеген белеп ачуы чыга һәм, Мәскәүгә кайтуга, «уразамны махсус боздырды» дип, бу хәбәрне патшага җиткерә. Фёдор Алексеевич бер сәгать эчендә бай татарның бөтен җирләрен, шәһәрләрен, крестьяннарын дәүләт карамагына ала. Абдулла морза шул бер сәгать эчендә бөлә. Аның өчен бер генә юл кала. Өч көн уйлаганнан соң, Абдулла чукынырга, Дмитрий исемен, Юсупово-Княжево фамилиясен алып, православ динен кабул итәргә була. Шул көнне ул төш күрә. Аңа «син бүгеннән иманыңа, динеңә хыянәт иттең. Синең нәселеңдә дәвамчы булып бары тик бер генә ир заты булачак. Әгәр дә алар икәү икән, егерме алты яшенә кадәр генә яши алачак» дигән аваз ишетелә, имеш. Һәм бу шулай булып чыга да.

Ә патша Пётр I Дмитрийның улы – генерал-лейтенант Григорийга гади генә итеп Юсупов фамилиясен калдырырга боерык бирә. Рус исемнәре, татар фамилиясе белән православ динендә аларның нәселләре дәвам итә. Әмма каргыш үзен озак көттерми. Гаиләдәге ир балалар тугач та үлгән яисә, үсеп беткәч, егерме алты яшь тулганчы, бу дөньядан киткән. Бүгенге көндә Юсуповларның дәвамчылары чит илдә яши. Юсуповлар сарае, аларның тарихы белән танышып, урамга чыкканда, минем башымда мең төрле уй кайный иде.

Ә татар милләте, аның сафлыгы, берлеге өчен көрәшүчеләр күп булган бу шәһәрдә. Аларның дәвамчылары бүген дә бар. Беренче «Нур» татар газетасын чыгарган Атаулла Баязитовның эшен дәвам итүче, бүген инде сиксән яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфинур апа Гафурованы күрми китсәм, дөрес булмас дип уйладым. Ул безне тәмле пәрәмәчләр пешереп каршы алды. Әлфинур апаны Санкт-Петербург шәһәренең һәр татары белә. 90 нчы елларда башланып киткән милли күтәрелеш чорында бу төбәктәге татарларны уятучы да ул. 2000 елда Әлфинур Шәрәфетдин кызы Санкт-Петербург шәһәрендә татар милли матбугатын торгызу һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Сөембикә» журналының иң зур бүләге – «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнә. Ул бүген дә хезмәттә: «Нур» газетасы белән элемтәдә, үзендә булган язмаларны, фоторәсемнәрне туплап, китап итеп әзерләргә тырышып йөри. Әлбәттә, Асия Садриева кебек аңа ярдәм итүче яшьләр дә бар.

Петербург ул – миңа калса, күперләр һәм тарихи һәйкәлләр (ядкярләр) шәһәре. Анда һәр бина тарих мизгелләрен саклый. Петергофта булдык, Эрмитаж белән дә таныштык, Исаак соборын да күрдек, Нева елгасы буйлап катерда да йөздек, кичке шәһәр буйлап та сәяхәт иттек, яңа гына куелган Тукай һәйкәленә дә чәчәкләр салдык (Тукай бу калада булган, милләттәшләр белән очрашкан, берничә көн яшәгән), татарның танылган шәхесләре – Санкт-Петербургтагы милли-мәдәни автономия рәисе, Азнакай егете Рәис Яркәев, Татар общинасы җитәкчесе Ринат Мәгъдиев белән дә очраштык. Гомумән, очрашуларга, кызыклы сәяхәткә бай булды бу сәфәр.

Казанга Санкт-Петербургтан алган уңай тәэсирләр, андагы татарларның милли тормыштагы уңышларына сөенеп кайттым.

«Кәеф ничек?», 2007, октябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх