Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 8

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
КАСЫЙМОВЛАР АВЫЛЫ

Оглавление

Удмуртия төбәге татарларының тарихы бик еракка барып тоташа. XIV гасырда Идел буе Болгар дәүләте халкының бер өлеше төньяк Удмуртиягә күчеп киткән, һәм 1361 елда болгар татарларының Карья ханлыгы барлыкка килгән. Озак гасырлар дәвамында фин-угор, славян халыклары белән яхшы мөнәсәбәттә, милли үзенчәлекләрне, рухи байлыкларны саклап югалтмыйча яшәгәннәр.

Хәзерге көндә Удмуртиядә 110 000 татар яши. Милләттәшләребез бу республикада яшәүчеләрнең 7 % ын тәшкил итәләр. Бүген дә биредәге халкым татарлыкны саклап калырга тырыша. Республиканың 26 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла. Ижевскиның үзендә татар гимназиясе эшли. Милли басма – «Яңарыш» газетасы дөнья күрә. Телевидениедә «Безнең вакыт», «Хәерле кич», балалар өчен «Күңелле кыңгырау» тапшырулары чыгып килә. Татар язучыларының ана телендә 20 дән артык китабы дөнья күргән. Ел саен милли бәйрәмебезне – Сабан туен – зурлап уздыралар. Ижевск, Сарапул, Воткинск, Глазов шәһәрләрендә татар ансамбльләре иҗат итә. Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте 30 га якын мәхәлләне берләштерә, 20 дән артык мәчет гөрләп эшли.

Барлык милли оешмаларны берләштереп торучы Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Аның җитәкчесе – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты Ирек Шәрипов.

Безнең ата-бабаларыбыз да Удмуртия җирендә дус-тату яшәгәннәр, аларның дәвамчылары да бу матур традицияне саклап гомер итәләр.

* * *

Удмуртиянең төньягындагы Балезино районында, урман эчендә, борынгы татар авылы – Кистем яши. Биредә минем берничә тапкыр булганым бар. Килгән саен, бу якларда яшәгән милләттәшләребезнең мәдәниятле, мәгърифәтле, динле булуына инанып кайтам.

Тарихи чыганакларга караганда, авылның башлангычы Касыйм ханлыгына барып тоташа. Ә исеме турында төрле риваятьләр сакланган. Шуларның берсе болайрак. Биредә яшәүче татарларны чукындырырга миссионерлар килә. Авыл халкы аларны кыйнап җибәрә. Шуннан берәү, «кистем» мин аларны дип, удмурт авылына барып сөйләгән, ди. Менә шуннан бу татар авылына «Кистем» дип исем кушканнар, имеш.

Бу төбәккә килгән бабаларыбыз, урманнарны чистартып, чәчүлек җирләре әзерләгәннәр, иген иккәннәр. Тик табигатьнең кырыс шартлары, җирнең кызыл балчыклы булуы игенчелеккә алга китәргә мөмкинлек бирмәгән. Халык һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Тиз арада авылда зур базар төзелгән. Монда Түбән Новгород, Иваново, Казан, Петербург, Урта Азия илләреннән килгән сәүдәгәрләр сату иткән. Әлеге һөнәр кардәшләребезгә мул тормышта яшәргә мөмкинлек биргән.

Бүгенге көндә Кистемдә 900 гә якын кеше яши. Күпчелекне, әлбәттә, милләттәшләребез тәшкил итә. Араларында удмуртлар, бисермәннәр дә бар. Болар – күрше авыллардан Кистемгә килен булып төшүчеләр. Алар татар телен, авыл халкының гореф-гадәтләрен үзләштереп бетергәннәр. Авыл халкы, нигездә, затлы, зыялы нәселләрдән.

Удмуртия белән безнең вакыт аермасы бер сәгать. Ә бу авыл халкы исә Казан вакыты белән яши. Тагын бер кызык нәрсә: Кистем авылы кешеләренең 99 % ы Касыймов фамилиясен йөртә. «Укучыларның барысы да диярлек Касыймов фамилиясендә. Шуңа күрә без балаларга исеме һәм әтисенең исеме белән дәшәбез. Ә безгә апа-абый дип эндәшәләр», – диләр укытучылар. Мәктәптә бүгенге көндә 114 бала белем ала.

Мәктәптә иң кадерле урын – мөгаен, музейдыр. Ул 1992 елда ачыла. Хәния апа Касыймова авыл кешеләре ярдәме белән бик бай материал туплаган. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Аның эшен яшь тарихчы, авылның имамы Илмир хәзрәт дәвам итә.

Авыл элек-электән мәгърифәтле, укымышлы була. Музейда гарәп язуында бик күп китап саклана. Алар арасында Коръәннән алып әдәби әсәрләргә кадәр бар. Шуларның иң борынгысы – 1859 елда Гали Мостафа улы тарафыннан күчереп язылган «Мөхәммәдия» китабы. Биредә шулай ук авылның данлыклы шәхесләренә дә зур урын табылган. Алар үзләренең авылдашлары белән хаклы рәвештә горурланалар. Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров 1912 елда туа. Һөнәре буенча физика һәм математика укытучысы. Ибраһим йолдызларны биш бармагы кебек белгән. 1939 елның 14 апрелендә, лекциядән кайтканда, ул күктә билгесез комета күреп ала. Шунда ук район үзәгенә йөгерә һәм Пулков обсерваториясенә кометаның урнашкан градусларын хәбәр итеп телеграмма юллый. Бу ачыш ил, дөнья күләмендә таныла. Һәвәскәр астроном ЮНЕСКОның Халыкара медале белән бүләкләнә. Удмуртиянең атказанган укытучысы Ибраһим ага 1987 елда 75 яшендә вафат була. Бүгенге көндә галәмдә Әхмәров исемле комета, татар йолдызы «йөзә».

Казанда Бертуган Касыймовлар урамы бар. Абыйлы-энеле Галиулла белән Сәмигулла Касыймовлар – Татарстан тарихында тирән эз калдырган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр – Кистем авылы егетләре икән. Галиулла ТАССР Эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары була, Татарстан хөкүмәтенең беренче төркеменә кертелә. Шәхес культы корбаны. Энесе Сәмигулла хезмәт юлын үз төбәкләрендә гади укытучыдан башлый, төрле сикәлтәле юллар аша үтеп, Татарстанның Госплан комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Казанның энергетика институты белән җитәкчелек итә. 1968 елда дөнья куя. Татарның менә шундый зыялы уллары ул – бертуган Касыймовлар.

Нурислам Зәйдулла улы Касыймов Киров педагогика институтын тәмамлаган. Глазовта физика укытучысы булып эшләгән. Штанга күтәрү буенча Удмуртия чемпионы. Сеңлесе Әминә Зәйдулла кызы – нәфис гимнастика буенча СССРның спорт мастеры.

Хәзерге көндә татар җыр сәнгатендә үз юлын эзләүче җырчыбыз – Финляндиядә яшәүче Җәмилә Низаметдин дә Кистем кызы. Ул җибәргән хатлардан, открыткалар һәм гаилә фоторәсемнәреннән музейда почмак та эшләгәннәр. Җәмиләнең үзе язган шигырьләрен, җырларын да җыялар.

Татар дөньясына Кистем авылы биргән шәхесләр арасында Франция, Алжирда француз телендә кибернетика һәм информатика укыткан галим Рифкать Касыймов, техник фәннәр кандидаты, Уфа авиация институты доценты Разия Касыймова, Россиянең атказанган геологы Хикмәтулла Арсланов, бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Закир Хәсәнов, Кистем авылының шәҗәрәсен төзегән тарихчы Гыйльман Касыймовлар бар. Бүгенге көндә Удмуртиянең урман хуҗалыгы министры Рафис Касыймов, Дәүләт Советындагы 12 татар депутаты арасында ике Касыймов та нәкъ менә Кистем авылыннан. «Казанда сөйли торган «Татар радиосы»ннан яңалыклар җиткерүче Марат Касыйм да безнеке», – диделәр миңа, сөенеп, Кистемдә.

Бу төбәктә элек-электән динле халык яшәгән. Бүген дә шулай. Авылның имамы – гыйлемле яшь мулла, Татар дәүләт гуманитар институтын һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Илмир хәзрәт Касыймов. Ул саф татар телендә сөйләшә. Илмирны авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Аны Бөтендөнья татар конгрессының IV съездына бертавыштан делегат итеп сайлау да нәкъ менә яшь имамның абруе турында сөйли.

Архив документларыннан күренгәнчә, авылда XIX гасыр башында 3 мәчет була. Беренчесе 1829 елда төзелә. Беренче указлы муллалар Фәхретдин Чәчәков һәм Габделгалим Насыйров 119 малай һәм 80 кызга үз өйләрендә белем бирәләр, дин тарихын, гарәп язуын өйрәтәләр. Аннары, еллар узгач, муллаларның игелекле эшләрен уллары дәвам итә. 1894 елда Кистемдә мәдрәсә ачыла. Шул ук елда авыл мәчетен дә яңарталар. Аны Госман хаҗи төзетә. 1903 елда авылда көчле янгын чыга. Кистемнең өчтән бер өлеше янып бетә. Бу вакытта Госман хаҗи юлда була. Бу коточкыч хәбәрне ишеткәч: «Әгәр дә минем йортым исән калса, авылда яңа мәчет төзетәчәкмен», – дип сүз бирә. Ходай рәхмәте белән, хаҗиның йорты исән кала. Авылда яңа мәчет салу эше 1905 елда тәмамлана. Бу мәчет Кистем авылына бүген дә иман нурын сибеп тора.

Удмуртия Президенты Александр Волков катнашында узган республика татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәре җыелышында Кистем авылы клубы мөдире Светлана Касыймова, Президент программасы буенча Мәдәният йортының түбәсен япканга, республика җитәкчесенә рәхмәтен җиткерде. Клубта берничә ансамбль иҗат итә. Татар җыр-моңнарын, биюләрен, шигъриятен һәрчак халыкка җиткереп, милләтебезнең телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап килгән менә шундый авыл көн күрә Удмуртия Республикасында.

«Кәеф ничек?», 2007, декабрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх