Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 10

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
БАР ШУНДЫЙ АВЫЛ…

Оглавление

Галигә барам…

1670 еллар тирәсендә Котлыгыш Манашев атлы бер татар кешесе гаиләсе белән Казан губернасыннан бирегә күченеп килгән. Аның Юныс, Йосыф һәм Гали исемле өч улы булган. Күпмедер вакыттан соң Гали атасы йортыннан аерылып башка чыккан: көнчыгыш яккарак китеп, тау битендәге кечкенә инеш буенда йорт корган. Тормыш башлау өчен яхшы җирләр эзләп йөргәндә, ул Рзи исемле чувашны очраткан һәм аны да биредә калырга күндергән. Чуваш дусты урнашкан урында Рзи исеменнән Рысайкино авылы барлыкка килгән. Ә Гали йорт корган урында Гали авылына нигез салынган.

Авылда «Морат бабакай чишмәсе» дигән изге урын бар. Аксакал Госман абый Латыйповның сөйләвенә караганда, Морат бабакай бу авылга Оренбург якларыннан күченеп килгән. Ул киләчәкне күрүче, ягъни күрәзәче була. Бервакыт аны районга чакырталар. Ул бер малайны үзенә иптәшкә ала да районга китә. Бик эчәсе килгәнгә, юлда туктап су сорый. Ләкин биргән суны эчми – түгә. Аңа: «Үзең су сорадың, үзең түктең», – дип аптырыйлар. «Күрше авылда янгын, суны түгеп, мин шуны сүндердем», – ди бабай. Бу дөрестән дә рас килә. Морат бабакай бик дини карт була. Кайчандыр ул барып намаз укый торган җирдә чишмә бәреп чыккан. Авыл халкы ул урынны күз карасыдай саклый, тәрбияли, карый. «Авылыбыз гомер буе иманлы булды, шуңа күрә Ходай Тәгалә безне афәтләрдән саклап килә», – ди Госман абый.

Хәзер инде Гали – 705 йортлы, 2100 кеше яшәгән төзек, бай авыл. Ул елдан-ел зурая, чөнки яшьләр туган авылларында төпләнеп калу ягын карыйлар. Узган ел гына да биредә 28 мәһабәт йорт калыккан, яшьләр урамы барлыкка килгән. Аңа «Төзүчеләр урамы» дип исем кушканнар. Яшь гаиләләрдә икешәр, өчәр бала үсә. Галидә елына уртача 27 бала туа.

Бер гасырлык тарихы булган мәктәптә 20 укытучы 300 гә якын балага аң-белем сеңдерә. Укучылар барысы да татар милләтеннән булсалар да, укыту рус телендә (татар теле һәм әдәбиятыннан кала). Гали урта мәктәбе укучылары, район, өлкә күләмендә уздырылган олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар икән. Ә тәрбия эшләре ана телендә алып барыла. «Чишмә» җыр һәм бию ансамбльләре бар. Аның җитәкчесе – кайчандыр Самарадагы данлыклы «Ялкынлы яшьлек»тә җырлаган Гөлнур Карипова. «Чишмә» үз авылларында гына түгел, башка татар авылларына барып та тамашачылар алдында чыгыш ясарга өлгерә.

«Тылсымлы җеп» чигү түгәрәгенең эшләре дә үзләрендә генә түгел, өлкә күләмендә мәгълүм. Биредәге матурлыкка таң калырлык. Стенага эленгән чигү эшләре арасында безнең татар халык әкиятләре геройларын да, милли рухлы әби-бабайларны, затлы чәчәкләрне, җиләк-җимеш сурәтләрен дә күрергә мөмкин. Әлеге түгәрәккә йөрүче оста куллы кызларның эшләре Мәскәүдә узган бәйгедә дә катнашкан.

Менә инде унберенче мәртәбә, уку елына йомгак ясап, мәктәп күләмендә Сабантуй үткәрәләр икән. Ул нәкъ чын авыл Сабан туе кебек уза. Беренче көнне, Гали буйлап йөреп, балалар бирнә (бүләк) җыялар, икенче көнне мәйданда көч сынашалар, җырлыйлар, бииләр. Көрәш батырына тәкә бирелә.

Йорт саен – бер эшмәкәр

Авылның байлыгы – гаҗәеп уңган, тырыш, булдыклы халкы. Алар, үзләрен үзләре генә тукландырып калмыйча, Россиянең бик күп төбәкләре өчен азык-төлек, яшелчә, ит ризыклары җитештерә. Үзгәртеп кору җилләре килеп кагылгач, колхоз таралган. Һәм биредә гомер итүче халык, югалып калмыйча, үз-үзен саклап калу өчен, җиң сызганып, төрле тармакта эшкә керешкән. Каралты-кураның төзеклеге, һәр йорт каршында торган үз техникасы (авылда барлыгы меңгә якын җиңел машина исәпләнә) биредә яшәүче татарның тормышы яхшы икәнлеге турында сөйли, ә бу муллыкның нигезен, әлбәттә, халыкның тырышлыгы тәшкил итә.

Галидә 20 ләп кече эшкуар, 17 фермер хуҗалыгы бар. «Нинди генә эшкә тотынсак та, нәрсә генә үткәрсәк тә, менә шул үзебезнең милли җанлы егетләргә таянабыз», – ди авыл башлыгы Идрис Муллабаев. Ә Галидә, дөрестән дә, таянырлык егетләр байтак икән.

Шуларның берсе – Халит Йосыпов. Эшкуар. Гер күтәрү буенча спорт остасы. Спортның бу төре буенча менә инде ике дистә елга якын Сабантуй мәйданында аңа тиңнәр юк. Менә шул егет, үзенең йортында спорт залы ачып, авыл яшьләренә спортның бик күп төрләре белән дә бушка шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган. «Безгә сау-сәламәт яшьләр тәрбияләргә кирәк. Сәламәт кешедән генә сәламәт балалар туа. Без барыбыз да авылыбызның киләчәге өчен тырышабыз», – ди Халит. Әлеге спорт залында тренер вазифаларын Нәргизә Таштимерова (карате буенча спорт остасы) башкара, хезмәт хакын Халит түли. Нәргизәләр гаиләсе Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Анда яшәгәндә, Нәргизә тугыз яшендә спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнә башлый. Бик күп ярышларда катнаша. Россия күләмендә узган чемпионатларда гел җиңүләр яулый. Американың Атланта шәһәрендә узган бәйгедә беренчелекне ала. Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган кызның теләге – милиционер булу.

Икенче асыл егетебез Арсланов Наилнең үсемлек мае эшләү цехы бар. Ул биш ел элек, Белгородка барып, сыек май ясау серләренә төшенеп кайткан. Менә шул вакыттан бирле Наил үз эше белән шөгыльләнә. Ике ярдәмче тота. Көнбагышны фермерлардан ала. Әзер майны, пластик шешәләргә тутырып, Россиянең төрле төбәкләренә озата. Татарстанның Чирмешән, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнары да аның маен теләп алалар. «Бавырсак, чәкчәк пешерергә әйбәт диләр», – ди Наил.

Тагын бер булдыклы татарыбыз Камил Исхаков – фермер. Камил белән аралашкач, «артык тыйнак, аз сүзле дә инде безнең татар» дип уйлап куйдым. Аның 1300 гектар чәчүлек җире җәелеп ята. Анда көнбагыш, карабодай, бодай, арыш гөрләп үсә. Уңышны җыеп алырга Камилнең үз техникасы да җитә. Шуларга өстәп, 70 баш сыеры, 150 аты, сарыклары бар. Ветеринар, ат караучы, каравылчы, тракторчыларны исәпкә алып, барлыгы 20 гә якын авыл кешесен эшле иткән Камил. «Безнең халык гомер-гомергә ат тоткан. Кечкенәдән атлар яратам мин, – ди ул. – Бүгенге көнгә кадәр сатканым да, суйганым да юк атларны. Минем нәселле атларым, чабышкы атларым, эшче атларым да бар. Сабантуйларда катнашабыз. Моннан ике ел элек бер атым Оренбург ипподромында рекорд куйган иде. Бүгенге көнгә кадәр аны уза алганнары юк әле».

Равил Мостафин исә 2000 елдан бирле Галидә тегермән тота. Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсен югары сыйфатлы он белән тәэмин итә. Беренче, икенче сортлы он да тарта. Бодайны Самара, Оренбург өлкәләре фермерларыннан сатып ала. Ә бодайның калдыкларын, ягъни көрпәне, тирә-яктагы авыллардан терлекләр өчен алып китәләр. Тегермәндә эш ике сменада оештырылган.

Ә Наилә белән Минтаһир Сираҗиевлар гаиләсе орлык суганы үстерү белән мәшгульләр. Бу эштә инде аларның тәҗрибәләре зур. Орлыкны апрельдә чәчәләр, июльнең 25 ләреннән соң җыялар икән. «Яхшы уңышның сере – вакытында чәчү, вакытында җыеп алуда», – ди Наилә ханым. Кышны югалтуларсыз чыккач, әзер орлыкны Ростов, Краснодар, Түбән Новгород, Чиләбе, Новосибирск, Татарстан, Башкортстан һәм башка яклардан килеп алалар. 1 кг орлыктан 1 ц орлык суганы үсә. Ә әзер орлык суганының килосы – 60–80 сум.

Авыл тау итәгенә урнашкан. Тау битенә менеп карасаң, һәр хуҗалыкта теплицалар барлыгын күрәсең. Кызыксынып, Халисә апа белән Рәшит абый Фәйзуллиннар гаиләсенең капкасын кагам. Уллары гаиләсе белән яшиләр. Алар гаиләләре белән помидор үстерәләр. Теплицаларының мәйданы – 6 сутый. Шунда 1500 төп помидор үсә. Киленнәре Рушаниянең сөйләвенчә, орлыкны декабрь аенда өйдә чәчәләр. Берәр айдан аларны, аерып, савытларга утырталар, февраль аенда теплицага күчерәләр икән. Ә апрель аенда инде беренче уңыштан авыз итәләр. Сатарга йөрмиләр, Татарстан, Самара, Тольятти, Уфадан килеп, өйдән КамАЗларга төяп алып китәләр икән. «Атнага 600 кг саткан вакытлар була», – ди Рушания. Помидор сатып, узган ел 280 мең чиста табыш алганнар һәм яңа йорт җиткергәннәр.

Гали авылында яшәүче Әнисә апа Баһаутдинованың да түгәрәк, ишле гаиләсе белән якыннан аралашырга туры килде. Сиксән ике яшьлек Әнисә апа – Герой ана. Исламшәриф абый белән унбер бала – Халисә, Ильяс, Ибраһим, Мөхлисә, Исламгәрәй, Мәүлетгәрәй, Нурислам, Нәфисә, Шамил, Камил, Наилне тәрбияләп үстергәннәр. Балалары исән-саулар. Туган нигезне ташламыйлар. Бүген Әнисә апаның унсигез оныгы, алты оныкчыгы бар. Әтиләренең вафатына унике ел булган.

– Беренче баламны унтугыз яшемдә таптым, төпчегемне утыз җидедә дә. Камилем миңа алтын медаль «алып бирде». 1963 елда Мәскәүдән килеп тактылар, – ди Әнисә апа. – Һәркем үз бәхете белән туа, яшь әниләр туачак сабыйларын үтермәсеннәр иде. Шешә белән түгел, күкрәк сөте белән үстерсеннәр. Мин Гали авылындагы иң бай, иң бәхетле ана. Балаларым кыенлык күрсәтмәделәр, мең рәхмәт аларга. Миңа күрсәткән кадер-хөрмәтләре үзләренә игелек булып кайтсын.

«Хәләл»

Гали авылы, аның яшәеше белән якыннанрак танышкан вакытта нинди генә уңай эшне күрсәтсәләр дә, Расих Латыйпов исемен телгә алалар. Мәктәпкә, китапханәгә татарча китаплар алып бирү, мәчет, мәдрәсәгә ярдәм итү дисеңме, татар театрын, яисә концертын кабул итүме, Сабан туен оештырып, анда батырга машина бирүме, җирле шагыйрәгә китабын нәшер иткәндә булышумы – һәрвакыт: «Монда Расихның хезмәте һәм матди ярдәме бар», – диләр. Кем соң ул шундый ярдәмчел татар, игелекле җан дигән сорауга җавап эзләп, Расих Латыйповның үзе, гаиләсе белән танышырга булдым. Ул – «Хәләл» оешмасы генераль директоры.

Расих – Гали авылында Мөҗәһит абый белән Бибинур апа гаиләсендә туып үскән егет. Мәктәптән соң техникум тәмамлый, армия сафларында хезмәт итә, соңыннан Кинель шәһәрендә югары белем ала. Төпкәрәк, нәсел тамырларына төшеп карасаң, аның милли тәрбия алып, иманлы гаиләдә үскәнлегенә төшенәсең. Әтиләре Мөҗәһит абый гомере буе ислам диненә хезмәт итә, авылдагы мәдрәсәнең ректоры була. Егерме елга якын мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ахир дуслар булалар. Мөҗәһит абыйны соңгы юлга да Тәлгать хәзрәт укып озата. «Миннән дә бәхетле әти юктыр, биш балам да намаз укый, Аллага шөкер», – дип әйтә иде әтиебез. Узган ел дүртебез дә хаҗга бардык. Олы абыебыз вафат булды. Аның өчен дә хаҗ кылдык. Әтиебез ике тапкыр хаҗи булган, – ди Расих. – Әти-әниебез бу дөньядан безне, биш баласын да хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп киттеләр».

Расих үзенә тормыш иптәшен дә әллә каян эзләп йөрми. Үз авылы кызы – сыйныфташы Кәүсәрне сайлый һәм ялгышмый. Самара дәүләт икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз унбиш яшеннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. Кәүсәр – әнисе Гәүһәр апа кебек, оста пешекче, уңган хуҗабикә. Кызлары Гөлсинә дә икенче класстан бирле намаз укый, Коръән аятьләрен белә. Бүген Гөлсинә әнисе укыган югары уку йортында белем ала, гел «биш»легә генә укый. Кәүсәр ханым – өйдә дә, эштә дә иренең уң кулы. «Хәләл»нең икътисадчысы да, хисапчысы да, цех хуҗасы да.

2003 елда Расих, Самара өлкәсе татарлары соравы буенча, туган авылында Россиядә беренче булып хәләл ит ризыклары әзерли торган цех ачырга алына. Иң элек кибет сатып алып, аны үзгәртеп, 12 кеше эшли торган цех төзи. Әлеге эшкә ул тәҗрибә туплаган белгеч буларак тотына. Моңа кадәр Расих өлкәнең Похвистнево районындагы колбаса әзерләү оешмасында гади эшчедән алып цех җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Югары белеме дә ярдәмгә килә. Расих Латыйпов – белгечлеге буенча терлекчелек чималын эшкәртү технологы. Әлбәттә, хәләл ит ризыклары әзерләү өлкәннәрнең киңәше, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең хәер-фатихасы белән башланып китә. Шулай итеп, өч ай эчендә цех хәләл иттән алты төрле казылык җитештерә башлый. Цехка да «Хәләл» дип исем кушалар.

Моннан өч ел элек бинага икенче кат төзеп, ярымфабрикатлар әзерли башлаганнар. Алар җитештергән пилмән, котлет, бифштекс, шашлыкларны өлкә халкы бик яратып, теләп сатып ала. Пилмәнне ничек әзерләгәннәрен карап тордым, бик кызык икән. Камыр – бер юлдан, ит икенче юлдан автоматка керә дә, ит камырга «төренеп» чыга. Аннан уңган кызлар аны пилмән рәвешенә кертеп бөклиләр. Фаршны сыер итеннән дә, ат итеннән дә әзерлиләр. Көненә 500–600 килограмм пилмән ясыйлар.

Ә 2007 елда Расих Латыйпов өченче цехны – консервлар әзерләү цехын да ачкан. Бу эшне башлаганчы, иң элек үзе Мәскәүгә барып укып, өйрәнеп кайткан, аннан башкаладан килгән ике технолог эшчеләргә консерв эшләү серләрен төшендергән. Ничек итеп ат итеннән «тушёнка» әзерләгәнне дә үз күзләрем белән күрдем. Ул болайрак икән: ярты литрлы банкаларга 300 грамм әзер фарш һәм 150 грамм су салып, 1 сәгать тә 15 минутка мичкә тыгалар. Шуннан соң тимер капкач белән каплыйлар. Банкалар 11 көн сынау узалар. Бары шуннан соң гына аларны кулланучыга озаталар. Көненә 250–500 банка «тушёнка» әзерләнә. Бу цехта 6 кеше эшли. Ә, гомумән, бүгенге көндә Латыйпов 50 кешегә эш урыны булдырган. Биредәге эшчеләр хезмәт хакы алудан тыш көненә өч тапкыр бушка ашыйлар, айга 10 килограмм ит бирелә икән үзләренә. Эшчеләр өчен ял бүлмәсе дә, намаз уку бүлмәсе дә бар цехта.

«Хәләл» җитештергән ит ризыклары Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларына, Чиләбе, Төмән, Свердловск, Оренбург, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләренә, Ханты-Манси автономияле округына таратыла. Килеп тә алалар, үзләре дә илтеп бирәләр икән. Рамазан аенда эш тагын да арта.

Казылык, пилмән, фарш, гомумән, ит ризыкларын җитештерү өчен итнең 80 % ы Гали авылының үзендә үстерелә. Халык, малларын симертеп, әлеге цехка тапшыра. Авылдашлар өчен дә уңайлы, читкә терлек илтеп расходланып йөрисе юк. Ә малларны ике тапкыр хаҗга барып кайткан Мәҗит абый чала икән. Бөтенесен бер вакытта түгел, ә исемлек төзеп, ит кирәк вакытта чалына. Күрше татар авылларыннан да ит кабул итәләр, ләкин бер шарт белән – ит тапшырырга килгән кешенең кулында «авылның имамы чалды» дигән мөһерле кәгазь булырга тиеш икән. «Хәләл ризык ашаган кешегә вәгазь керә, намазга баса. Безнең ризыкларны яратып ашыйлар икән, без сөенәбез. Мөселман кардәшләребезгә саваплы ризыклар булсын. Бу эшебез Ходай Тәгаләдән, без бары сәбәпчеләр генә», – ди «Хәләл»нең генераль директоры Расих Мөҗәһит улы Латыйпов.

Гали – иманлы авыл. Биредә беркайчан да, хәтта Совет чорында да мәчеттә азан тавышы яңгыраудан туктамаган. «Ходай Тәгалә шуңа күрә безне бәла-казалардан саклый, халкыбыз иминлектә яши, бәрәкәте дә бар», – диләр авыл картлары. Авылда өч мәчеттә көненә биш тапкыр азан яңгырый. Мәчетләре дә буш тормый. Биш вакыт намазга да кеше йөри. Гыйбадәт кылучыларның саны елдан-ел арта, исламга яшьләребез тартыла, дип сөенәләр өлкәннәр. Мәчетләрдә яшь имамнар хезмәт итә. Аларга хезмәт хакы да түләнә икән. Моның өчен сәдакага җыелган акча тотыла. Ә имамнар – Гали мәдрәсәсен тәмамлаган яшьләр. Тирә-яктагы татар авыллары мәчетләрендәге имамнарның күбесе әлеге уку йорты шәкертләре икән. Мәдрәсә бүген дә матур гына эшләп килә. Укытучылары Камил хәзрәт – чыгышы белән Украинадан, Киевта мәдрәсәдә укыган. Аңа хезмәт хакын Расих Латыйпов түли. Мәдрәсәдә читтән килеп укучылар өчен яшәр урын да бар.

2010 елда Гали авылына 300 ел тула. Бәйрәмне Россиянең зур татар авылларыннан кунаклар чакырып, зурлап үткәрергә җыеналар. Бәйрәмдә очрашканга кадәр…

«Татарстан яшьләре», 2009, октябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх