Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 11

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
ТАТАР СОГЫТЫ

Оглавление

Юлда йөрү, гел хәрәкәттә булу – үзе бер бәхет ул. Дөрес, юлның да төрлесе була. Ә инде яңа танышлар табып, элекке дуслар белән очрашып, кардәшләребезнең яшәеше белән танышып кайту юл газабын оныттыра, матур хатирәләрне генә күңел түренә туплый. Ходай Россия киңлекләрендә җәелеп яткан бик күп татар авылларында булырга насыйп итте. Кая гына килеп чыксам да, халкымның булдыклы, тырыш, иманлы икәнен күреп күңел куана. Авылда татарның чын мәгънәсендә үткәне, бүгенгесе, киләчәге саклана.

Менә бу юлы да милләтебез турында фикерем үзгәрмәс дигән өметтә кабаттан сәфәргә җыендым. Юлым – Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылына. Авыл башлыгы Нәгыйм Хәсянов авылның экскурсоводы булырга вәгъдә бирде һәм сәяхәт дәвамында аның үз авылын яратып, авылдашлары өчен горурланып, сөенеп йөргәне сизелеп торды.

Татар Согытына XVII гасырда ук нигез салына. Биредә борын-борыннан бары тик татарлар гына яшәгән, хәзер дә шулай. Бүгенге көндә барлыгы 456 хуҗалык, 1400 кеше исәпләнә икән. Авылдан китүчеләр дә юк түгел, бар. Ләкин алар нигезләрен саклыйлар, бетермиләр. Үзләре читтә гомер итсәләр дә, җәен йортларының ишекләрен ачалар, яңа йортлар торгызучылар да шактый.

Замана шаукымы белән күмәк хуҗалык бетсә дә, җирләр булып буш ятмый. Бу җирлектә 17 фермер хуҗалыгы эшли. Шуларның берсе Илдар Куликов белән дә таныштык. Аның 150 гектар җире бар. Шуның 37 гектарында ул бәрәңге үстерә, кишер басуы да бар. Калганында иген игә. Ел коры килсә дә зарланмый: «Эшләсәң, уңыш алырга була», – ди ул. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган төреннән мул уңыш көтә. Илдар – белеме буенча агроном. Милли, ирекле, классик көрәш буенча спорт остасы, Сабантуйлар батыры.

Җир һәр хуҗалыкка берәр гектар итеп бүлеп тә бирелгән. Анда хатын-кызлар бәрәңге, кишер, суган, печән үстерәләр. Бу авылның ир-егетләре – танылган балта осталары. Алар төзегән искиткеч матур йортларны үзләрендә генә түгел, Татарстан районнарында да, Казанда да, Самара, Ульяновскида да күрергә мөмкин. Хәзер вахта ысулы белән төзелеш эшенә Мәскәүгә йөрергә өйрәнгәннәр. Шәхси эшмәкәрләре дә бар.

Икмәк пешерү комбинатының хуҗабикәсе – Гөлинә Шәрәфетдинова. Бу эшне аның ире Әгъзәметдин башлап җибәргән. Аның вафатыннан соң эшне хатыны дәвам иттерә. Биредә 6 пешекче эшли. Тәмле икмәк Чувашиянең Батыр, Шомырша районы авылларына озатыла икән. Ипине төнлә пешерәләр. «Халыкка ипи кайнар килеш барып җитәргә тиеш», – диләр, үзләре үк илтеп тә бирәләр. Монда шулай ук унбиш төрле тәмледән-тәмле ләвәшләр дә пешереп халыкны сыйлыйлар икән. Гөлинә ханымга кияүләре Ильяс Мөхетдинов та ярдәм итә. Ильяс үзе – эшкуар. Ул авылның кизләвен бик матурлап эшләтеп куйган. Хуҗалыкта су булса да, авыл халкы Ильяска рәхмәт әйтеп, «суы бик тәмле» дип, суны чәйгә көянтә-чиләк белән чишмәдән ташый.

Авылга вакытында юллар салдырган, күл казыткан, зират тирәсен әйләндереп алырга ярдәм күрсәткән Фәрит Сәлиховны да хөрмәтләп телгә алды авылдашлары. Бүген ул зират янында ата-бабалар рухына истәлек һәйкәле ясатып ята.

Татар Согытында җиһаз ясау цехы, ит белән эш итүчеләр, казылык ясаучы осталар да бар. Зөфәр Сабитов, Марат Сәгадәтдиновларга да рәхмәтле авыл халкы. Менә шундый булдыклы милләттәшләребез туган авылларын, татарлыкны саклау, киләчәккә тапшыру өчен булдыра алганча ярдәм күрсәтәләр.

Авылда урта мәктәптә 204 бала туган телләрендә белем ала. Уку йорты белән егерме тугыз ел Хәйдәр Идиатулла улы Сабитов җитәкчелек итә. Ул үзе – физика һәм математика укытучысы. «Укытучылар коллективы да әйбәт, Россия Президенты грантын отучылар да, Чувашия Президенты стипендиаты булучылар да бар. Балаларыбыз да тырышлар, акыллылар. Беркайчан да мәктәбебезне тәмамлаган егет-кызларыбызның безнең йөзгә кызыллык китергәннәре юк. Укучыларыбыз арасында фән кандидатлары, хәрбиләр, сәнгать кешеләре дә байтак. Быел мәктәпне 19 егет-кыз тәмамлаган, аларга да бу тормышта үз урыннарын табачакларына өмет белән карыйлар. Киләчәктә заманча технологияләр кулланып төзелгән яңа мәктәп бинасында белем бирәчәкләренә дә чын күңелдән ышана мәктәп директоры. Гөлнур Сабитова бик алдынгы карашлы укытучы икән. Ул – Россия Президентының грантын откан остаз, фәннәр кандидаты. Район, республика күләмендә укытучылар бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулаган педагог.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән халык мәкале – авыл яшьләре өчен яшәү шигаре. Татар Согыты халкының ир-егетләре гомер-гомергә мәйданнарда бил алышкан. Аларга тиңнәр булмаган. Хәзер дә бу авылда татар көрәшенә зур игътибар бирелә икән. 2008 елда яңа спортзал ачылган. Һәрвакыт 30–40 ир-егет, тренерлары Илдар янына килеп, татар көрәше серләренә төшенәләр. Ел саен алар Әфганстанда һәлак булган авылдашлары Рифкать Куликов истәлегенә милли көрәш буенча турнир да уздыралар икән. Башка спорт төрләре буенча да алар төшеп калганнардан түгел. Мини-футбол буенча үз вакытында Чувашиядә чемпион да булганнар.

Авыл гомер-гомергә ислам диненнән аерылмаган. Татар Согытына иман нуры иңдереп, 2 мәчеттән азан тавышы яңгырый, өченчесенә нигез салырга җыеналар. Дөрес, замананың шомлы, үзәк өзгеч җилләре Татар Согытын да читләп үтми. Советлар заманында авылның мәчетләрен сүтәләр. 1957 елның октябрендә булган шомлы вакыйганы авыл халкы әле дә онытмый. Бу айда Ахун бабай мәчетенең манарасы киселә. 1871 елда авыл халкының ярдәме белән төзелгән ике катлы мәчет бу вакытта хакимият тарафыннан намаз укучылар өчен ябылган була. Егерме җиде ел мәчет бинасы колхозның бәрәңге склады, ат абзары, ашлык амбары булып та хезмәт итә. Ахун бабай мәчете үз вазифасын башкармаса да, халыкка ул бик кадерле һәм изге җир була.

Беренче көнне авыл халкы манараны кисүчеләргә каршы чыга. Икенче көнне, милиция белән килгән килмешәкләр мәчет манарасын кискәндә, ир-атлар эчтән сыкраса, хатын-кыз, бала-чага кычкырып елый. Бинаны нигезенә кадәр сүтеп ташлыйлар. Кайбер бүрәнәләрен яңа келәт төзелешенә алалар, калганын дуңгыз фермасының азык цехы миченә ягалар. Ә манараның ае юкка чыга. Батыр йөрәкле берәү айны яшерә. Күпмедер вакыттан соң зиратта биек агач бастырып, айны шуңа беркетәләр. Күп еллар узгач, ул тагын юкка чыга. Узган ел кемдер шул айны 1994 елда төзелгән мәчет янына китереп куя, бүгенге көндә ул шушы мәчеттә саклана. Еллар үткәч, Ахун бабай мәчетенең нигез урынын оныгы Әфрар авылдашларының ярдәме белән рәшәткә белән тотып ала, куаклар утырта. Татар Cогыты халкы Ахун бабайның игелекле хезмәтләрен онытмый. Алар җыелышып киңәшләшәләр дә шушы ук урынга яңа мәчет төзергә дигән карарга киләләр. Тиздән төзү эшләре башланачак икән, инде кирәкле кәгазьләре әзер. Ә бу эшне башлап йөрүче кешеләрнең берсе – Муром мулласы Дамир хәзрәт Тимербулатов. Аның әнисе шушы авыл кызы булган. Ходай кушса, тиздән Татар Согытында тагын бер иман йорты калкып чыгар. Бу инде өченче мәчет булачак. Төзеләчәк мәчетнең имамы Мансур Салихов моның шулай булачагына чын күңелдән ышана.

Беренчесе, инде әйтеп үткәнемчә, 1994 елда төзелә. Әлеге мәчетнең төзелеше башында Миннәтулла Зиннәтулла улы була. Төзелеш өчен җирне үзенең бәрәңге бакчасыннан Тимерша абый Мөхәммәтҗанов бүлеп бирә. Бу мәчетнең имамы – Уфада белем алып кайткан Рәфикъ хәзрәт Сапяров. Мәчет каршында мәдрәсә эшли.

Авылның икенче мәчете 2008 елда шушы авыл кияве, иганәче Хәсиатулла Әхмәтовның булышлыгы, авыл халкының тырышлыгы белән ярты ел эчендә аякка баса. Биредә имам, мөхтәсиб – Галиәскар хәзрәт Козлов. Ул заманында оста көрәшче була. Ирекле көрәш буенча 52 кг авырлыкта Союзда өченче урынны яулаган вакыты да булган. Соңыннан утыз елга якын авылда тренер булып эшли, яшьләргә милли һәм ирекле көрәш серләрен төшендерә. 7 спорт остасы әзерли ул заманында. Соңыннан дин юлына кереп китә. Казанда мәдрәсә тәмамлый. «Авылыбызда иман бар, Аллага шөкер. Елына авылда 350 дән артык корбан гына чалына», – ди Галиәскар хәзрәт. Менә икенче ел инде мәчет каршында да җәйге лагерь оештырып җибәргәннәр. 50 гә якын бала һәр көнне, мәчеткә җыелып, дини тәрбия нигезләренә төшенәләр.

Утырттым мин куакларны,

Сатылмаслар алар акчага.

Еллар үтәр, шаулап үсәр,

Кошлар сайрар, диеп, бакчамда.


Менә шундый шигъри юллар белән каршы ала торган искиткеч бер матур бакча бар Татар Согыты авылында. Аны авылдашлары Сираҗетдин паркы дип йөртәләр. Бу бакчага Сираҗетдин Садретдин улы Хөснетдинов 1995 елда нигез сала. Ташландык булып яткан сазлык җирне ул авыл Советыннан кереп сорап ала һәм шунда төрле агачлар утырта башлый. Үсентеләрне урманнан ташый. Менә шулай чын күңелдән башланып киткән эш дәвамлы һәм саваплы була. Бакчага 2000 нән артык агач утырта ул. Хәзер биредә каен, шомырт, зирәк, чыршы, нарат, юкә, усак, миләш һәм башка төр агачлар шаулап үсә. Аларның һәрберсе сиксән ике яшьлек Сираҗетдин бабай өчен кадерле, ул аларны күз карасыдай саклый. Ул бик уңган кеше: гармунчы да, умартачы да, мичче дә. Шигырьләр дә яза. Бакча капкасына язылган шигъри юлларның авторы да ул үзе икән. Сираҗетдин Садретдин улының шушы халык өчен башкарган мәрхәмәтле эшен Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе дә билгеләп үтә. Аңа якташлары Фәтхи Бурнаш премиясен тапшыралар.

Бакча хәзер искиткеч гүзәл. Дөньяның кайсы почмагыннан затлы кунак килсә дә кабул итәрлек. Биредә, Сираҗетдин бабайның рөхсәтен алып, төрле бәйрәмнәр – чыгарылыш кичәләре, авыл, укытучылар бәйрәме һ. б. бәйрәмнәрне үткәрәләр икән. «Мин олыгайдым, яшьләр минем эшне дәвам итсеннәр иде», – ди ул. Әлбәттә, Сираҗетдин бабайның изге эшен дәвам итәрләр, киләчәктә дә хөрмәтләрләр ул бакчаны. Бүген инде ул саклаулык зонасы булып санала, паспортлы бакча икән.

Менә шулай булдыклы, уңган, горур, динле халкы булган татар авылы яшәп ята Чувашиядә. Аларның планнары зур – яңа үсеп чыккан урамны электрлаштыру, төзеләчәк мәктәп бинасының, шулай ук үзәк урамга асфальт түшәү һәм буаны капиталь төзәтү проекты инде әзер икән. Шуларны тормышка ашырасы гына калган. Моның өчен аларда көч тә, егәр дә җитәрлек. Татар Согытында бүгенге буын булдырган казанышларны дәвам иттерүче милләтпәрвәрләр яши. Замандашларыбызның уңышларын Сираҗетдин бабай утырткан агачлар XXII гасырда яшәячәк халкыма җиткерерләр. Мин моның шулай булачагына чын күңелемнән ышанып кайттым.

«Татарстан яшьләре», 2010, октябрь

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх