Читать книгу Сыналганнар – сынатмый - Гульназ Шайхи - Страница 16

ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
«ТУГАН ТЕЛНЕ ЯРАТУ ГАИЛӘДӘ ТУА»

Оглавление

(Әңгәмәдәш – педагогика фәннәре кандидаты Илсур Һадиуллин)

– Илсур Гәрәевич! Милли мәгариф өлкәсендә бүген сезне нәрсәләр борчый?

– Бездә вазгыять һәрвакыт катлаулы булды. Бүгенге глобализация чорында бөтен дөнья, үзенең ана теленнән, диненнән, әдәбиятыннан ваз кичеп, чит телләр өйрәнүгә күчкән чорда, күпләр туган телләрен белергә тырышса да, белергә теләмәүчеләре дә юк түгел. Хәзер без мәктәп укучыларының милли аңын күтәрү өстендә эшләргә тиешбез. Ә ана телен камил белү, уй-хисләреңне, фикерләреңне үз телеңдә җиткерә алу балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Моны безнең Президентыбыз да ассызыклап әйтте. Без эшне шушы юнәлештә алып барабыз. Татар балалар бакчаларыннан башланган эш мәктәпләрдә, аннан югары уку йортларында дәвам ителергә тиеш. Тик күңелләрендә булмаса, балалар бакчасы һәм мәктәптә, төрле указ һәм приказлар белән генә берәүгә дә телне өйрәтеп булмый. Туган телне ярату иң элек гаиләдә туарга тиеш. Без хәзер, балаларда татар теленә мәхәббәт уяту максатыннан, ата-аналар белән ныклап эшлибез. Алар белән аңлы эш алып бармасаң, үз милләтеңә карата горурлык һәм хөрмәт хисен уятмасаң, ата-аналар үз балаларында моны тәрбияли алмый. Икенче яктан, киресенчә: «Без үз вакытында татар телен мәктәптә укымаган», – дип әйтүче ата-аналар да бар. Бу – сәбәп табу гына инде. Мәктәптә укымаса, өйдә аралашсыннар иде, шуның өчен ана теле бит ул. Андый гаиләләр белән эшне без балалар аша алып барабыз.

– Безнең кулланылышка «оптимизация» дигән сүз килеп керде. Мәктәпләрне берләштерәбез дип, татар мәктәпләрен бетереп, анда ана телендә белем алган укучыларны рус мәктәпләренә кушу да күпләрне борчый.

– Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый. Оптимизация исә – бүлеп бирелгән финанс чыгымнарын без ничек итеп дөрес кулланырга тиеш дигән сүз бит ул. Президентыбыз да, шәһәр җитәкчебез дә «оптимизация – балалар бакчаларын яисә мәктәпләрне, татар классларын ябу түгел» дип кат-кат басым ясадылар. Дөрес, әгәр бер сыйныфта 10 укучы, икенчесендә 8 генә булганда һәм алар икесе дә параллель рәвештә бер үк программа буенча укыганда, бер сыйныфны икенчесенә кушарга мөмкин. Әгәр укыту программалары бер-берсеннән аерыла икән, сыйныфларны берләштерү безнең яктан дөрес булмый.

2010–2012 елларга һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең алга таба ничек яшәячәге, анда күпме финанс чыгымнары тотылачагы һәм ул чыгымнар ничек дөрес кулланылырга тиешлеге турында программабыз төзелгән. Һәр мәгариф оешмасы шуңа нигезләнеп эш итә. Әгәр бер мәктәптә 1700 бала белем ала, ә аның күршесендәге мәктәптә 300 укучы гына укый икән, урынлы рәвештә «Нишләп берсендә белем алырга теләүчеләрнең саны күп, ә икенчесендә аз?» дигән сорау туа. Андый мәктәпләр дә юк түгел. Без алар белән аерым эш алып барабыз.

– Балалар бакчасында, мәктәпләрдә татар телен укыту бүген нинди югарылыкта?

– Шәһәребездә татар статусына ия булган 76 балалар бакчасы исәпләнә. Әгәр дә аларның һәрберсендә бөтен нәниләр дә татар телен белә, чын татар мохите яши, татарча тәрбия бирәләр дип әйтсәм, бу үз-үзебезне алдау булыр иде. Моннан безгә файда юк. Балалар бакчасындагы төркемгә телне белмәгән бер генә бала килеп керә икән, калган 19 бала, шул сабый аңласын дип, рус теленә күчә. Шуңа без, татар һәм рус төркемнәре аерым булсыннар, дибез. Эшлисе эшләр күп әле. Ләкин иң беренче чиратта үзебездә, олыларда, татар теленең кирәклеге турындагы фикер нык булырга тиеш. Татар булганыбызга горурланып яшәсәк, ул вакытта безнең балалар да, оныклар да шул хисне сеңдерер.

Казан шәһәрендә 40 татар мәктәбе эшли. Аларның төрлесе бар. Араларында фәннәрне рус телендә укытучы мәктәпләр дә юк түгел. Моның төп сәбәбе – бердәм дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыру. Бала, мәктәп, ата-ана, укытучы бүгенге көндә авыр хәлдә калдылар. Телисеңме, теләмисеңме, БДИ бирү өчен, рус теленә күчәргә тиеш буласың… Бер яктан, милли сәясәт дибез, милләтләр үз телләрен белергә тиеш дибез; икенче яктан, менә шушындый хәл… Әйткән сүзебез белән кылган гамәлебез аерыла да куя. Нишләтәсең, безнең яшьләргә дә югары уку йортларына керергә кирәк бит.

Хәзер Казанда Федераль мәгариф стандартларының икенче этабына күчү бара. Ул бездә 1 сентябрьдә башланачак. Шушы катлаулы чорда да татар теленә карашны мин кими, сүрелә дип әйтмәс идем. Әмма 90 нчы еллардагы кебек татар телен өйрәнергә атлыгып торучыларның саны да артмый инде. Без бүген шундый халәттә, ата-аналар тарафыннан да икеләнү җитәрлек.

– Бермәлне балалар бакчалары биналарының бер өлеше шәхси кулларга күчеп беткән иде. Әти-әниләр бакча-яслеләргә балаларын урнаштыра алмый тилмерде. Бүген шәһәрдә ситуация ничегрәк?

– Татарстан Республикасы Президентының «Бәләкәч» программасы нигезендә Казанда 1 декабрьгә кадәр барлыгы 23 яңа балалар бакчасы тапшырылырга тиеш. Шуларның 5 е – кире кайтарылган биналар. 110, 220, 260 урынлы балалар бакчалары төрлесе-төрле вакытта төзелеп бетәргә планлаштырылган. Август аенда кабул ителергә тиешле балалар бакчалары да бар. Бу – безне генә түгел, җәмгыятьне, әти-әниләрне шатландыра торган күренеш. Балалар бакчасының җитмәве чылбыр буйлап бара торган проблема, җәмгыятьтә канәгатьсезлек тудыра иде. Инде хәзер хәлләр уңай якка үзгәрер. Моңа кадәр Президентның бер генә программасы да үтәлми калганы юк. Газлаштыру, тузган торак программаларын искә төшерик.

Без балалар бакчаларына җитәкчеләрне, бәйге игълан итеп, конкурс аша гына алабыз. Әлбәттә, гаилә – балалар бакчасын, балалар бакчасы гаиләне алмаштырмый. Шул ук вакытта гаиләдәге тәрбия балалар бакчасына «ияреп бара», ә анда алган белем һәм тәрбия шулай ук өйгә «ияреп кайта». Тәрбия, кая гына алынса да, әгәр ул дөрес икән, балага бары тик уңай гына тәэсир итә. Күп кенә алга киткән илләрдә дә безнең мәгариф системасының казанышлары, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, үрнәк булып торырлык. Без моның белән горурланабыз.

– Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Имтиханны кабул итүчеләргә һәм тапшыручыларга сезнең теләкләр нинди булыр?

– Укучылар да, укытучылар да ел дәвамында үзләре куйган хезмәтнең нәтиҗәсен күрергә тиешләр. Аларга мин сабырлык, түземлек, алган белемнәрен сыйфатлы итеп тапшыруларын телим. Укытучылар үзләре белем биргән шәкертләренә психологик яктан ярдәм итеп, олы тормыш юлына аяк баскан чорда изге теләкләрен җиткерсеннәр иде. Укытучының үз укучысына әйткән сүзләре гомер буе истә саклана, шуны онытмасыннар.

«Халкым минем», 2011, май

Сыналганнар – сынатмый

Подняться наверх