Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 11

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Мүкләк Сыер

Оглавление

Яшәгән, ди, бер Сыер. Аның мөгезе булмаган. Мөгезсез килеш ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, юаш булган. Юаш булгач, ул куян булган. Куян булгач, куркак дигән сүз. Куркак булгач, ул качкан. Качкач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул югалган. Әйтерсең аны җир йоткан.

Сыер кая киткән?

Сыер югалган. Югалгач, аны таба алмаганнар. Таба алмагач, ул качкан. Качкач, куркак булган. Куркак булгач, ул куян икән. Куян булгач, ул юаш, ди. Юаш булгач, ул сарыкка охшаган. Сарыкка охшагач, ул мөгезсез икән. Ә мөгезсез булгач, Сыер нишләсен соң?

Базарга мөгез сатып алырга китсен. Шулай бит, әйеме?

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх