Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 16
Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Туң Күчән
ОглавлениеЯшәгән, ди, бер Күчән. Ул бик туңгак булган. Яз көне орлыктан борнап җир өстенә чыгуга, туңа башлаган. Моның борыны да күренми. Борыны күренмәсә дә, төренә дә төренә, ди, яфракларны катлап-катлап өстенә яба да яба икән.
Өсте-өстенә ябына, төренә торгач, туң Күчән Кәбестәгә әйләнгән, ди.