Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 6

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Кое суы

Оглавление

Яшәгән, ди, бер коеда чип-чиста Су. Тирәндә генә, төптә генә җыелып яту аны туйдырган. Берзаманны аның өскә менәсе, тузан белән уйныйсы килгән. Тырыша торгач, Кое суы мөлдерәмә килеш өскә менеп җиткән. Менеп җиткән дә, ди, җиргә түгелгән дә, ди. Шуннан соң чип-чиста Кое суы былчыракка, пычракка әйләнгән.

Шуңа күрә кирәк-кирәкмәскә аннан-моннан сикереп төшмәскә, үз урыныңны белебрәк торырга кирәк.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх