Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 19
Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Яшел Юл
ОглавлениеЯшәгән, ди, бер Юл. Ул яшел икән. Яшел булгач, үлән дип, анда сыерлар ашап-күшәп йөргән. Сыерлар ашарлык булгач, анда үлән үскән дигән сүз инде. Үлән үскән җир юл түгел бит инде, шулаймы?
Ә Юл кая киткән?
Аның барасы юлы булган. Ул шунда киткән. Сыерлар ашап туйгач, Юл әйләнеп кайтыр. Ә ул Юлдан сыерлар өйләргә сөт алып кайтыр.