Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 20
Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Ничәү?
ОглавлениеЯшәгән, ди, бер Йорт. Фатирлары кү-ү-ү-үп булган, ди. Фатир саен берәр, икешәр, өчәр, дүртәр бүлмәсе бар, ди. Фатир саен берәр бәби, берәр әти, берәр әни, берәр әби, берәр бабай тора икән.
Ә һәр фатирда икешәр бәби торса, монда ничә әти, ничә әни, ничә әби, ничә бабай яшәр икән?
Бөтенесе.