Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 12

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Туңгак Балык

Оглавление

Яшәгән, ди, тагын бер Балык. Җәй көне аңа бик рәхәт булган. Җылы көнне тирән суда йөзгән, суык көннәрдә сай суда йөзгән. Кыш җиткәч кенә хәлләре мөшкелләнгән. Балык туңа башлаган. Ә җылынып була торган сай суны боз каплап бетергән!

Бу Балык: «Мин туңам бит, инде ничек җылыныйм икән?» – дип уйлаган. Бик озак уйлап йөзә торгач, ничек җылынырга икәнен барыбер уйлап тапкан бит.

Ничек итеп дисеңме? Уйла әле, уйла, Балык ничек итеп җылынды икән?

Белмисеңмени? Ярый инде, үзем әйтәм. Ул калын боз юрганын ябына икән дә рәхәтләнеп йокыга китә икән. Ә калын юрган ябынып йоклаганда туңмыйлар бит, әйеме?

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх