Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 7

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Кырмыскалар өе

Оглавление

Яшәгән, ди, бер урман халкы. Чутсыз-сансыз, бихисап күп икән болар. Саный белсәң дә, исәбенә-хисабына чыгарлык түгел, ди. Ә укый алмасаң, исемнәрен белмисең дә белмисең инде. Ә сез укый беләсез бит. Шулай булгач, исемнәрен сезгә дә әйтәм. Аларны кырмыскалар дип йөрткәннәр.

Берзаманны аларның өйләре тузган, ди. Түбәсеннән яңгыр үтә башлаган. Тәрәзә, ишек ярыкларыннан ыжгырып суык җилләр керә икән.

Шулай булгач, яңа өй салырга кирәк бит инде, әйеме?

Җәй җитеп, күбәләкләр оча башлагач, күкеләр кычкыргач, кырмыскалар, ниһаять, өй салырга керешкән. Идәненә туфрак ташып җәйгәннәр, бүлмә стеналарын ылыс энәләреннән, үлән сабакларыннан өйгәннәр, түшәмгә агач кайрылары тезгәннәр, түбәгә яфрак япканнар. Җәй буена бик тырышып эшләгәннәр, ди, болар.

Менә бервакыт өй салынып беткән. Би-ик зур булган ул. Ун катлы, ди! Лифтлары йөзгә җиткән. Ишекләре – мең, тәрәзәләре миллион икән.

Бу йортның бер фатирын Кыркамыс исемле кырмыска малаеның әти-әнисенә биргәннәр. Бер бүлмәдә аның Мыскырка исемле әнкәсе белән Мыскакыр исемле әтисе торган. Икенчесендә Мыксырка исемле әбисе белән Ыркысмак исемле бабасы яшәгән. Өченчесен Камыскыр исемле сеңлесе белән Кымаскыр исемле апасына биргәннәр. Дүртенчесенә Кармыска исемле абыйсы һәм Кымыскар исемле энесе белән Кыркамыс үзе урнашкан.

Кырмыскаларның яңа йорты менә нинди иркен булган, ди, имеш. Андый зур йортта авызыңны ачып йөрсәң, шундук адашасың, белдеңме? Ышанмасаң, кырмыска балаларыннан үзең барып сора. Алар үз бүлмәләрен көчкә-көчкә эзләп табалар икән. Чөнки малайлар караңгы төшкәнче урамда туп типкән, ә кызлар өйле уйнаган. Ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә үз фатирыңны табуы җиңел түгел шул. Кайвакытларда кырмыска балалары адашып беткәннәр. Ә адашкач сине тапсыннар өчен еларга кирәк. Елагач, күз яше чыга. Кырмыска балалары елый-елый үз йортларын юешләп бетергәннәр. Елагач, тавыш та чыга бит әле. Ә тавыш чыккач, җил куба. Кырмыскаларның яңа өйләре дымланган, түбәсеннән яңгыр үткән, ярыкларыннан суык кергән, бүлмәләрендә җил уйнап йөргән. Шулай итеп, боларның йортлары тәмам эштән чыгып беткән.

Шуңа күрә, бүтән адашып еламас өчен, кырмыска балалары, көз җиткәч, тезелешеп мәктәпкә укырга киткәннәр. Ә укыган кеше ун катлы, йөз лифтлы, мең ишекле, миллион тәрәзәле өйдә генә түгел, урманда да адашмый инде ул.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх