Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 17
Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Суалчан кунакка бара
ОглавлениеЯшәгән, ди, бер Суалчан.
Көннәрдән бер көнне Яңгыр аны үзенә кунакка дәшкән. Суалчан бик озаклап җыенгач, Яңгыр янына кунакка киткән. Бик, би-и-ик, би-и-и-и-ик озак барган, ди, бу. Барган да барган. Һич тә ашыкмаган. Тамчы да ашыкмаган. Барып җитсә, ни күрсен: Яңгыр моны көтә-көтә Карга әйләнгән.
– Кунакка кем янына барсаң да ярый. Кар, син мине кунак ит, – дигән Суалчан.
Ләкин Кар аңа ишеген ачмаган.
Суалчан, ач килеш, сузыла-сузыла кайтып киткән.
Кунакка тиз барырга кирәк шул. Югыйсә көтә-көтә хуҗаның шулпасы куерып бетә.