Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 13

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Түшәм белән Идән

Оглавление

Яшәгән, ди, ап-ак, чип-чиста Түшәм. Берзаманны ул болай дип уйлаган: «Идәнгә рәхәт. Ята да ята, бер эше юк. Идән урынына төшеп карыйм әле, эленеп торуы авыр ул».

Ап-ак, чип-чиста Түшәм үзенең дусты Идәнгә:

– Әйдә урыннарыбызны алмашабыз. Син өстән аска карап ятарсың, ә мин астан өскә карап ятармын, – дигән.

Идән аңа:

– Әйдә, – дигән.

Идән белән Түшәм урыннарын алмашканнар. Идән Түшәм урынына менгән, Түшәм Идән урынына төшкән. Берзаманны өстәге Идән астагы Түшәмгә караса, Түшәм тапталып, кап-кара булып беткән, ди.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх