Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 5

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Яшел кар, шәмәхә үлән, зәңгәр сыер, ак сөт

Оглавление

Яшәгән, ди, яшел кар. Ул кызыл җиргә яуган. Кызыл җир агарган.

Яшел кар явып беткәч, сары болыт килеп чыккан. Сары болыттан көрән яңгыр яуган. Көрән яңгыр ак җирне каралткан. Кара җирне шәмәхә үлән каплаган. Шәмәхә үләнгә зәңгәр сыер килгән. Зәңгәр сыер шәмәхә үләнне ашаган да ак сөт җыйган.

Кызыл җирдә көрән яңгыр үстергән шәмәхә үләнне ашаган зәңгәр сыер ак сөтне каян җыйган?

Ә, тагын ак кар да яшәгән бит әле. Ул кара җиргә яуган. Җир агарган. Зәңгәр болыт килгән. Ул көмеш яңгыр сипкән. Көмеш яңгыр яшел үлән үстергән. Яшел үләнне кара сыер ашаган. Кара сыер ак сөт җыйган.

Менә шул.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх