Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 9

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Баллы Кузгалак

Оглавление

Яшәгән, ди, бер Кузгалак. Ул бик әче икән. Аны ашаганда, бала-чаганың йөзләре чытыла, күзләре кысыла, телләре әчетә, ди.

Ә Кузгалак балаларның йөзләре чытылуын, күзләре кысылуын, телләре әчетүен бер дә теләмәгән.

Шуннан соң Кузгалак баллыга әйләнгән. Баллы Кузгалакны балалар бик яраткан. Аны ашаганда, аларның йөзләре елмайган, күзләре елтыраган, телләре тәмлеләнгән.

Хәзер баллы Кузгалакны чәйгә дә салып эчәләр икән, ди, аны бик яраталар, тансыклыйлар, үз итәләр икән, ди.

Тәмле телле, баллы телле, сөйкемле холык-фигыльле булсаң, сине дә шулай яратырлар әле.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх