Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 18

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Баскыч белән Ачкыч

Оглавление

Яшәгән, ди, бер Баскыч. Аның Ачкыч буласы килгән. Ачкыч булгач, ул барлык ишекләрне ачып бетергән. Ачык ишекләргә җилләр кереп тулган. Җилләр кереп тулгач, бүлмәләр шар шикелле кабарганнар да очып киткәннәр. Алар белән бергә кешеләр дә очып беткәннәр. Берзаманны кешеләрнең җиргә төшәсе килгән. Ә җиргә төшәр өчен баскыч кирәк бит инде.

Ачкыч яңадан Баскычка әйләнгән. Шуннан соң кешеләр җиргә төшкән. Бүлмәләр дә җиргә кайткан. Аларның ишекләре ябылган. Ябык ишекләргә җилләр керә алмаган.

Баскычка ачкыч булырга ярамый. Шулаймы?

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх