Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 3

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Төш

Оглавление

Яшәгән, ди, булган, ди, бер Төш. Моның беркая да, беркемгә дә кермәгән төше юк икән. Бу ишек шакылдатмыйча, тәрәзә пыяласын чиртмичә, морҗадан төшмичә, юрган читен ачмыйча, мендәр астына шуышмыйча гына керә дә, кергән урындагылар йоклап туйгач, моның хакында бөтенесе, чыр-чу килеп:

– Керде дә, тик алай түгел, болай ул, – дип, әйбәт кергәнен – начарга, ә ялган кергәнен дөрескә юрыйлар да баралар икән.

Төш моңа бик аптырап, бик йөдәп, бик үпкәләп, бик ачуланып беткән. Уйлаган-уйлаган да, уйлый торгач, ул «Бүтән беркемнең дә төшенә кермим!» дигән уйга килгән.

И-и, менә шуннан соң әллә нәрсәләр булырга тотынган, ди, инде. Төш бишектәге бәбинең әнисеннән сөт соравы булып кермәгән; чыпчыкка үз оясындагы күкәйдә «чык-чык» дип кычкырып торган баласы булып кермәгән; иртәгә мунча ягам әле дип ниятләгән бер әбигә морҗага кар тулганы, бөтен мунчаны төтен басасы булып кермәгән; космонавтка, күктән төшкәч, Җиргә аяк басасы чирәм булып кермәгән; умырзая чәчәгенә язгы кар астындагы тәмле су булып кермәгән; тәрәзә пыяласына канат каккан күбәләк булып кермәгән; җәнлек-кошлар бакчасында чыр-чу килеп уйнаган маймыл малай-кызларына банан булып кермәгән. И-и, саный китсәң, бик күп инде.

Төш беркая кермәгән – бетте-китте. Юк.

Шулай итә-итә, Төш беркемгә дә, бернәрсәгә дә кермәгән. Төннәр кап-караңгыга әйләнгән, бар дөнья тып-тын калган. Һичкем һичнәрсәне күрмәгән, һичкем һичкемне ишетмәгән.

Малайлар кулын ян-якка җәйгән көйгә текә ярдан суга чуммый, кызлар салават күперенең теге ягындагы җиләкле тау итәгенә тырыс тотып бармый, әбиләр көрән чикләвек җыярга беркемне ияртми, бәп-бәләкәй бер колын иртәнге томан баскан болында әнкәсенең үзенә чакырып кешнәвен ишетми, поездлар үзләре барасы чуен юлларыннан адаша – тагын әллә нәрсәләр бернишләмәскә тотынган, ди, инде менә.

Ә тып-тыныч кына йоклап яткан Төшнең төшенә менә шушыларның һәммәсе керә дә тора. Ул төнлә кинәт, капылт, тиз генә уянып киткән дә, авыз-тешен чистарткач, кулын-битен әйбәтләп югач, йоп-йомшак сөлгесенә сөртенгәч, барча үпкә-сапкаларын, ачу килгәннәрен оныткан да, тиз тотып, үз эшенә керешкән, ди.

Дөм караңгы төн яктырып киткән, бөтен дөнья матурдан да матуррак төсләр, әйбәттән дә әйбәтрәк эшләр, моңлыдан да моңлырак авазлар, татлыдан да татлырак исләр, яхшыдан да яхшырак сүзләр, гамәлләр белән мөлдерәмә тулган да куйган, ди.

Йокыга кергән Төш әнә шундый бик әйбәт була ул.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх