Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 14

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Таган

Оглавление

Яшәгән, ди, бер Таган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра ул бик арып-талып беткән, ди.

Таган:

– Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена балаларны атындыра-атындыра мин бик йончыдым, минем дә ял итәсем килә, – дигән.

Шуннан соң ул балаларны атындырудан туктаган. Сәгатьләр буена, көннәр буена, атналар буена, айлар буена, еллар буена тик кенә тора да тора икән. Шулай тора торгач, ул күгәргән. Хәзер җил искән саен, Таган, балаларны сагынып, чыгыр-чыгыр, чыгыр-чыгыр килә-килә елый да елый, ди.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх