Читать книгу Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар - Әхәт Гаффар - Страница 15

Әни йөрәге
(Әкиятләр)
Кыңгырау чәчәкләре

Оглавление

Яшәгән, ди, бер колын. Ул Йолдызкай атлы икән. Ә әнкәсенең исеме Чуаралма булган.

Көннәрдән бер көнне Йолдызкайның әнисе Чуаралманың туган көне килеп җиткән. Туган көн җиткәч, котларга кирәк бит инде.

Ә котлар өчен бүләк кирәк. Йолдызкай, әнкәсен туган көне белән котларга нинди бүләк алып кайтыйм икән дип, и уйлаган да уйлаган, ди.

Озак кына уйлана торгач, ул: «Чәчәктән дә яхшысы булмас», – дигән.

Йолдызкайның әнкәсе Чуаралма бигрәк тә шәмәхә төсендәге кыңгырау чәчәкләрен ярата икән. Муенындагы җиз кыңгыравы да, яңгырларда шәмәхәләнеп, шул чәчәккә охшап тора, ди. Ул аны матурлык өчен генә түгел, ә бәлки колынкае адашканда шул кыңгырау тавышына килсен дип асып йөрткән.

Шулай итеп, Йолдызкай үз әнкәсенең туган көненә бүләккә атап, кыңгырау чәчәкләре җыярга чыгып киткән.

Кыңгырау чәчәкләре болында үскән. Ә болын елганың аргы ягында, ди. Йолдызкай әллә кайдагы күперне эзләп йөрмәгән. Елганы йөзеп кенә чыккан да бик күп итеп фирүзә, шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен җыйган. Җыйган чәчкәләре колынның кочагына көчкә-көчкә сыйган инде менә.

Йолдызкай үз өенә кайтырга чыккан. Кочагындагы кыңгырау чәчәкләре аның атлаган көенә чең дә чең, зең дә зең, челтер дә челтер килеп барган. Колынкай түзмәгән, ул чәчәкләр көенә кушылып, үзе дә җырлап җибәргән:

Иһа-һа, миһа-һа!

Бүген әни туган көн.

Әниләрнең туган көне –

Чәчәкләр күп булган көн, –


дип.

Кайта торгач, ул әлеге дә баягы елга янына килеп җиткән. Йолдызкайның үзе җыйган чәчәкләрне әнисенә тизрәк-тизрәк бүләк итәсе килгән. Шуңа күрә ул күперне эзләп йөрмәгән, елганы туп-туры йөзеп чыгарга уйлаган. Чәчәкләрне башына куеп, суга кергән дә йөзеп киткән. Йөзә икән, йөзә икән, йөзә икән бу… Йөзә торгач, арый башлаган. Арый башлагач, бата башлаган. Бата башлагач, кычкыра башлаган.

Тик аны беркем ишетмәгән. Чөнки су буенда беркем булмаган. Җыйган чәчәкләрен ташласа, ул батмас, җиңелрәк йөзәр дә китәр иде анысы. Ә ул: «Әниемнең туган көненә кыңгырау чәчәкләремне алып кайта алмасам, бик күңелсез булыр инде», – дип уйлаган.

Шул чакны әлеге су буена зәңгәр канатлы бер Күбәләк килеп чыккан. Ул, гадәтенчә, елганың аргы ягында үскән кыңгырау чәчәкләргә кунып, баллы су эчәргә теләгән булган. Караса, суда бер кочак кыңгырау чәчәкләре бәйләме йөзеп бара икән. Күбәләк озын-озак уйлап тормаган, канатларын ки-и-иң иттереп җәеп җибәргән дә, әлеге чәчәкләрне күтәреп алып, югарыга күтәрелгән. Шулай итеп, зәңгәр канатлы Күбәләк шәмәхә кыңгырау чәчәкләрен яр буена чыгарып куйган. Ә Йолдызкай шул чәчәкләргә ябышып тотынган булган икән. Күбәләк кыңгырау чәчәкләре белән бергә нәни колынны да елгадан йолып җиргә чыгарып бастырган.

– Рәхмәт яусын сиңа, зәңгәр канатлы Күбәләк! Син коткарып калмасаң, бүген минем әнием Чуаралма туган көнсез кала иде бит, – дигән колынкай. Ул бер чәчәкне Күбәләкнең чәченә кыстырган да, кушаяклап чабып, өйләренә кайтып киткән.

Аның әнкәсенең туган көненә, зәп-зәңгәр канатлы кызын ияртеп, теге Күбәләк тә килгән.

Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар

Подняться наверх