Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 16
Заман көтә…
«Рамай»ларны җырлап
ОглавлениеЧыгып бара авыл башыннан
кызыл флаг таккан машина.
Бу машина нигә ашыга?
Ак болытлар йөзә каршыга.
Җил таратып йөри җырларда:
«Аерылгач ничек түзәрбез?..»
Сорауларга җавап кызларда:
«Сезне көтә торган күзләр без…»
Кыеп-кыеп төшә һаваны,
Тал-агачтан яфрак коела.
Җырлар өзми тора араны:
«Без кайтырбыз Сабан туена…»
«Рамай»ларны җырлап киттеләр.
Әй, талпынып калды яшь күңел…
Әй, талпынып калды яшь күңел…
Күзләрендә ачы яшь түгел…
Үз бәхетен көтәр яшь күңел.