Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 18

Заман көтә…
Хәтер

Оглавление

Күршедә минем ветеран,

яшибез бергә күптән.

Дүрт еллык сугышның күршем

бар дүрт елын да үткән.


Күпме гомер бергә яшәп,

аптырыйм һаман шуңа:

аны күрсәм, сугыш җиле

исеп куйгандай була.


Сул кулын биреп күрешә,

анысы да шактый җилле.

Уң кулын бирә алмый ул –

каптырып куйган җиңне.


1984

Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх