Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 5

Заман көтә…
Гомер

Оглавление

Ярсу бар, ярсу бар,

ярсулар…

Яну бар, яну бар,

янулар…

Көн буе,

ай буе,

ел буе

ашыгып,

ашкынып барулар.


Ялгышлар

яшьлектә,

юлларда

иңнәргә, якага тотына.

Ачышлар

бик нәни булса да,

төннәрдә йокылар онтыла.


Йөгерү,

егылу,

торулар.

Омтылу,

эзләнү ымсынып.

Бәхеткә талпыну,

очрату…

Тормышка,

яшәргә комсызлык.


Пыскыган йөрәкләр эзләүче

тынлык бар,

тынычлык,

аныклык –

газапсыз,

шатлыксыз,

бәхетсез

караңгы тормышка таныклык.


Гомер зур.

Гомер зур.

Гомер зур.

Көннәр бар,

айлар бар,

еллар бар.

Тын калсам, тукталсам,

йокласам,

шул еллар үпкәләп еларлар.


Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх