Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 3
Заман көтә…
Тормыш
ОглавлениеЧәчәкләрне сөеп, сыйпап үттем,
болыннарда ятып аунадым.
Гөлләр кочтым.
Җирне кат-кат үптем,
яшәү рәхәт икән –
аңладым.
Биштән бөтереп нинди бәхет иштем!
Кешенекен бер дә алмадым.
Кай арада кемнәр килеп кисте?! –
Бәхетсезлек икән –
аңладым.
Сагышлары килде,
борчулары…
Якты көнгә өмет калмады.
Кай арада кемнәр йолып алды?!
Мин бәхетле икән –
аңладым.
Монысы бәхет,
монысы кайгы икән
дип, үземне күпме алдадым!
Барысы да бергә,
барысы да җиткән,
барысы да кирәк –
аңладым.