Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 8

Заман көтә…
«Тәрәз саен көлтә-көлтә нурлар…»

Оглавление

Тәрәз саен көлтә-көлтә нурлар,

кыяк саен җылы яктылык.

Тагын нәрсә шулай яши ала икән

Кояш кебек янып, яктырып!


Кояш бата.

Шәфәкъ байрак булып

җилкендереп тора күңелне.

…Әрәм итәр чаклар түгел инде,

әләм итәр чаклар гомерне.


Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх