Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 17
Заман көтә…
Киткәндә
ОглавлениеЙөрибез урамнар уратып,
туктарга бер урын тапмадык.
Бер яңа шәһәргә кергәндәй,
чатлардан чатларга атладык.
Һәр урам башлана киңәеп,
һәр чатның үтәрлек юлы бар.
Йөрибез урамнар уратып,
борылсаң, сулы бар, уңы бар.
Ә безгә барыбер баруы,
һәр урам түренә чакыра.
Фатиха сорарга кергәндәй,
үтәбез оялып чак кына.
Тукталыйк бик азга, бик азга,
урамнар таныш та, яңа да.
…Бәхетнең иң татлы вакыты
бер йолдыз атылган арада.
Ак карда ике эз бар кебек…
Бармаклар аралап тотылган…
Кырларга ак нурлар бөркелә
урамның иң соңгы йортыннан.
Уйларның шаһиты булыгыз,
көн саен төшегез хәтергә.
Бәхетле булалсак, урамнар,
без сезгә кайтырбыз, әйтергә.