Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 4

Заман көтә…
Иртән

Оглавление

Таңнар ата иртүк.

Таңнар ата…

Иртәнге җил йөри яр буйлап.

Бер кыз килә ярдан,

әллә болай,

әллә инде берәр уй уйлап.

Су читендә яткан ак ташларда

баскан саен эзе кала күк.

Бер офыкка,

бер дулкынга карый

Кояш тоткан сабый бала күк.

Нурлар суга төшә сынып-сынып,

балкып китә дулкын суларда.

Ташка бәрелеп, вак тамчылар оча,

кулын суза кызый шуларга…

Каян таныш?

Каян беләм аны?

Яңа әле миңа бу елга.

Яр буеннан яланаяк килеп,

атлады да керде уема.

Чишенер дә

хәзер суга чумар,

дулкыннарга дулкын кушылыр.

Каян таныш?

…Яланаяк кына

үтә торган яшьлек шушыдыр.


Офыкларга карап… = Гляда в даль

Подняться наверх