Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 6
Заман көтә…
Әтигә
ОглавлениеКайберәүләр
(и… беләләр)
таш астында чүп күрәләр.
«Тирән үтеп,
тирән итеп»
бәя биреп, җан теләләр:
«Сүзе әче,
теле зәһәр,
шундый иде әтисе дә…»
Гаделлекне,
шушы Җирне
яклап аудың,
әти,
син дә.
Охшый алсам иде сиңа,
сиңа гына,
әти,
мин дә.
1968