Читать книгу Офыкларга карап… = Гляда в даль - Кадыйр Сибгатуллин - Страница 7
Заман көтә…
Әбием
ОглавлениеҮзе инде җәннәт түрендәдәр,
калмагандыр ишек катында.
Төннәрен дә оныта алмый иде
көнгә биш намазы хакында.
Без йокыдан торсак,
ул бөгелгән.
Өйлә җитте исә –
тезләнгән.
Бүгенгесен түгел,
киләчәген
намазлыкка ятып эзләгән.
Йөзләрендә чагылып,
намазлыкка
төшеп сүнде күпме таңнары!
Кызганмады.
Үз догасы белән
намазлыкта чыкты җаннары.
Хак булган ул димим.
Ялгышына,
язмышына тимим мин аның.
Бу тормышның ваемсызлыгына
бирешмәде аның иманы.
Безнең дә бит көнгә биш кат намаз.
Алдыбызда кәгазь – намазлык.
Кыйбла гына безнең башка якта.
Эшләү – савап,
эшләмәү – язык.
Була әле бик ваемсыз чаклар,
була әле күңел гарьлеге.
Кайвакытта җитеп бетми әле
әбиемнең фидакярлеге.
Җаннар фида,
үзең фанилыкка
онытылып китсәң беразга,
баш калкытып әби дәшәр кебек:
«Әй! Намазга, улым, намазга!»
1979