Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 10
I
Туй
ОглавлениеКарагайларны кисәбез,
Кала агач төпләре…
Киләчәк матур булсын дип
Хәтерлибез үткәнне.
(Халык җыры)
Безнең халык биредә дә шундый, –
Табигатең нинди булмасын,
Тукайларга, Такташларга тотынып
Гомер итә, саклый йоласын.
Капкаларны киереп ачкан бәйрәм, –
Туйлардан соң халык туйганмы?
Тик барыбер олы йола белән
Кыз чеңләтеп башлар туйларны.
Изге юллар өчен пар канатлар,
Пар канатлар оча – пар атлар…
Пар атлардан төшеп мендәргә бас,
Бусагага кадәр паласлар.
Атлап керсәң өйнең тупсасыннан,
Карап тора сиңа мең чигеш;
Әйтерсең лә Урал тавы аша
Көнбатышка карый Көнчыгыш.
…Алгы көнгә атлаганда, халык
Үткәненә карый текәлеп…
Үткәннәрнең яхшыларын ала,
Яхшыларын бара күтәреп.