Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 19
I
Кыңгыраулар эзлим
ОглавлениеӘмирхан ага Еникигә
Белмәдем дә,
Сизенмәдем дә:
Нигә иртә төште соң кырау?..
Урамда да, болыннарда да
Тынып калган соңгы кыңгырау.
Кыңгыраулар азмы чыңлаган
Туйларда йә Сабантуйларда;
Урамнарда якты ут яна,
Утлар яна,
Йортлар – өр-яңа.
Яуга чакырганда санатлар
Урам иңләп киткән солдатлар…
Кыңгыраулар тагып ураган
Шушы урамнарны пар атлар.
Кыңгыраулар эзлим мин һаман,
Шаулы Казаныма килеп тә…
Барып чыгам ерак базарга,
Кырык кереп чыгам кибеткә.
Кыңгыраулар эзлим мин һаман…
Далаларда атлар утлыйлар.
Уза туйлар, сандык төбендә
Кыңгыраулар гына йоклыйлар.
Кыңгыраулар эзлим мин һаман…
Булса булсын юллар бик урау.
Кем күңелендә,
Кайсы киңлектә
Яңгырадың, соңгы кыңгырау?