Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 3

I
Җил дә җил

Оглавление

Карадыңмы үткән көнгә,

Лаекмы син бүгенгегә?

Шундый сорау бирә-бирә

Яши кем дә егермедә.


Җил дә җил бүген,

Җил дә җил…

Чаганнар аягүрә.

Тынгысыз җилләр йөрәккә

Иртә дә, кич тә керә.


Йә юллар җыры булып ул,

Йә толлар җыры булып

Керә дә

Гадәти юлдан

Уйларны китә борып…


…Үткән чорлардан яңгырау

Ишетелә әллә кайдан.

Яңа буын.

Яңа заман.

Яңа көч.

Яңа мәйдан.


Мәңгедән шулай килгәндер

Кичеп буыннар аша;

Кешелекнең каршысына

Давыллар чыгып баса.


…Тынгысыз җилләр йөрәккә

Иртә дә, кич тә керә…

Җил дә җил…

Чаганнар түгел,

Заманнар аягүрә.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх