Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 5

I
Сабантуй

Оглавление

Сабантуйларда да алга карый халык,

Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.


Сөлгеләр тотыла, һәр авыл

Батырын күзәтә, билгеле…

Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:

– Бирмә билеңне!

– Бирмә-ә-ә…


Дошманнар таптаса җиреңне,

Сорамый: «Син батыр идеңме?»

Мәйдан күк кысыла бар халык:

– Бирмә илеңне!

– Бирмә!


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх