Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 4

I
Кайтулар

Оглавление

I

Туган җиргә кайтты егет,

Калды кинәт тукталып…

Монда үсте, ташны ташка

Бәрә-бәрә ут табып…


Аң-таң булып торды озак:

– Кайда чакмалы таулар?

Үр генә булган лабаса

Балачактагы таулар.


II

Аксакал кайтты иленә,

Сагынып авыл үрен…

Авыл үрендә булсын дип

Теләгән иде гүрен.


Кайда ул җилләнеп йөргән,

Күңелгә сеңгән үрләр?

Биек тау булган лабаса

Яшьлектә менгән үрләр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх