Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 15

I
Галиләр

Оглавление

Юкка чыкты Шаһгалиләр,

Юкка чыкты вак галиләр,

Алар тарих чүплегенең

Төпкелендә тәгәриләр.


Ташка уеп җырлар язган

Асыл ирен халык һаман,

Туфрак көлгә әйләнсә дә,

Йөрәгендә саклап калган.


Саклап калган киләчәккә

Горур акыл ияләрен,

Ханга атап

Кешелекне

Җырлаган мәдхияләрен

Саклап калган…


Ялагайлар юргалыйлар,

Ялагайлар боргалыйлар…


Илдән илгә,

Телдән телгә

Күчеп килә Кол Галиләр.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх