Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 23

I
Шундый хәл, Мирза…

Оглавление

Дөньясы киң дә, мохит кечкенә,

Акыл да кирәк, җитми көч кенә…

Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,

Яшьтәшләр инде бала үстерә.


Мәңгегә килгән кебек тоела,

Әйтәсе сүзләр һаман җыела;

Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,

Яшьләр тәгәри, чәчләр коела.


Калмаса идек әллә кемнәргә,

Чыпчык төшмәсен безнең җимнәргә;

Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,

Кем ялгыз калыр соңгы көннәрдә.


Тамыры кайда – безгә гөл шунда,

Халкыбыз кайда – безгә ял шунда.

Шундый хәл, Мирза, гомерләр уза,

Язмаска иде гомерне комга.


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх