Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 41

I
Безгә…

Оглавление

Рәдиф Гатауллинга

Сагынуларны күбрәк йөртә,

Күбрәк саклый картлар җаны.

Иң авыр сагыну аларда…

Югалтканны…


Сагыналар кыз ярәшү,

Кәләш багу мәҗлесләрен;

Үзләренең Тукайларын,

Рәмиләрен, Бабичларын…

Кәүсәр суы эчәм дигәч

Бүленгән татлы төшләрен

Сагыналар.


Җиз кыңгырау кебек зеңләп

Узып киткән җыеннарны…

Олы чирәмнәрне иңләп

Бәйрәм иткән уеннарны;

Чук сөлгеле Сабантуен… –

Югалтканны сагыну кыен,

Бик тә кыен.


Без бит әле югалтмаган,

Ул Тукайлар, ул Бабичлар,

Кәүсәр суын эчик дигәч

Бүленәчәк татлы төшләр…

Алда әле мәҗлесләр:

Кыз ярәшү, кәләш багу…


…Безгә аны югалтканчы

Кирәк табу!


Уфа

Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх