Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 29
I
Көзге авазлар
ОглавлениеКөз килгәндә яфракларны сибеп,
Кара болытларны өстерәп,
Әнкәсеннән калган колын сыман
Чишмә аваз бирә челтерәп.
Сөргән җирдә башын сузып калган
Көзге курай – камыл сызгыра.
Кыр казлары сыман канат җилпеп,
Билчәннәре мамык туздыра.
Саубуллашу төсе киңлекләрдә,
Соңгы сәламме ул кошларга?
…Яз сурәте төшкән конверт алып,
Сәлам хаты салдым дусларга.