Читать книгу Еракка китеп кара = Взгляни издалека - Мөдәррис Әгъләмов - Страница 36

I
Декабрьгә кергәндә

Оглавление

Табигатьнең төрле халәтенә

Гаҗәпләнеп торам мин бәндә:

Алды яңгыр кышның якасыннан,

Декабрьгә кереп килгәндә.


Кайтмас диеп гөман кылган идек,

Килер язга кадәр хушлашып…

Кузгалды да кинәт…

Тынган җирнең

Үзәгенә үтте ул шашып.


Тишкәләде карны ядрә кебек,

Яфракларны сазга манчыды;

Үзәннәргә йөгереп төшәр өчен,

Китәр өчен юллар арчыды.


Исем китеп торам яңгырларга,

Декабрьгә кереп килгәндә…

…Безнең белән әле ниләр булмас,

Ниләр булмас алгы көннәрдә?!


Еракка китеп кара = Взгляни издалека

Подняться наверх